tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли горурлык милли бизәкләр аша
Милли горурлык милли бизәкләр аша

Милли горурлык милли бизәкләр аша

2022 нче  ел – Россиядә Халык сәнгате һәм халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы. Шул уңайдан Теләче районы Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 13 март көнне “Милли горурлык милли бизәкләр аша”дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар. Күргәзмә чиккән сөлгеләрдән эшләнде.

Борынгы заманнарда әбиләр, әниләр, киленнәр, кызлар оста итеп төсле җепләр белән бизәкләп сөлгеләр чиккәннәр. Һәр йортның, авылның чигү осталары булган. Сабантуй бәйрәмендә батырга иң матур чигешле сөлгеләрне тапшырганнар. Күргәзмәнең максаты: укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру, милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау иде.

tulachi.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*