Кичләрен телевизор карыйм. Каналлар күп, ләкин мин шырдый-бырдый җырчыларның сәхнәдә сикергәләп йөрүләрен дә, “сабын опералары”н да өнәп бетермим, көндәлек яңалыкларны белсәм, шул җитә. Соңгы вакытларда яңалыкларны тыңлаганда үземне могҗизалар илендәге кебек хис итә башладым әле. Кайвакыт без нинди илдә яшибез соң дигән уйлар да килгәли, чөнки кайбер хәлләрне аңларга баш җитми, дөресрәге, алар башка сыймый.
Башта Беренче каналны ачып куям, чөнки ул – беренче. Диктор рәсми хәбәрләр тапшыра, гадәттәгечә президент белән премьер-министр бер-берсен алыштырып экранда пәйда булалар. Медведев Кубада, Гавана шәһәрендә икән, ул монда Рауль Кастро белән очрашып, аңа күңелле хәбәр җиткергән. Куба кайчандыр СССРдан әҗәткә 20 миллиард доллар акча алган булган, хәзер Русия шушы бурычны бәхилләгән икән. Куба халкын бәхет баскан, алар өчен шатланып куйдым. “Россия” каналын ачам. Диктор илдә инвалид балаларның бихисап булуы турында сөйли, аларны дәвалау өчен матди ярдәм кирәк икән. Ярдәмгә мохтаҗ булганнарны да санап чыга. Алар кызганыч, әлбәттә. Кем дә кем ярдәм итәргә риза, алар фәлән номерны җыялар да, телефоннарыннан 70 сум акча шушы счетка күчә икән. Игелекле эш, килешәм.
Математик булмасам да, теге 20 миллиард долларның ничә баланы терелтә алган булуын чамалыйм да, баш әйләнеп китеп, НТВга күчәм. Диктор бик җитди кыяфәттә Саклану министрлыгындагы хәлләрне тасвирлый. Эшләр хөрти, хәрби реформага бирелгән бюджет акчасын намуссыз чиновниклар урлыйлар икән. Кара исәп белән генә дә 13 миллиард сумны үзләштергәннәр явызлар. Йөрәккә начар булып китте – биредә дә шундый хәлләр булгач, кемгә генә ышанырга соң инде хәзер? Тынычланырмын дип, үзебезнең ТНВ каналын борам. Ни күрәм? Арча районында ике балалы ананың утын кисеп киткәннәр. Ни өчен диген. Гаиләнең электр өчен 1,5 мең сум бурычы бар икән. Шактый вакыт караңгы кичләрне балалар шәм яктысында үткәргәннәр. Шушы бурыч түләнгәч тә утын тоташтырмыйлар, чөнки электр чыбыкларын кире тоташтырыр өчен 4,5 мең сум түлисе икән.
Бу хәлгә аптырап, Беренче каналны ачам. Дәүләт Думасыннан репортаж күрсәтәләр. Депутатлар бик кызып, ятим балалар турындагы закон проектын тикшереп яталар. Жириновский йодрыкларын селкеп, Америкага яный, янкиларга бер генә баланы да тәрбиягә бирергә ярамый дип, бик хәтәр сөйли. Янәсе, балалар белән сәүдә бара, алар товарга әйләнгән, анда аларны үтерәләр, җәзалыйлар икән. “Уф!” – дип, ТНВ каналына күчәм. Ятимнәрне АКШка бирмәү турындагы законны ошатмыйча, Бауман урамына чыккан ике студент кызны һәм фән кандидатын суд каршына бастырганнар.
Кәеф төште дә, тизрәк Беренче каналга күчтем. Рекламага туры килдем. “Газпром – народное достояние” дип язганнар. Шул да билгеле булды: безнең ил газ запаслары буенча дөньяда беренче урында икән. Хәзер “Южный поток”, “Северный поток” кына аз, Көнчыгыш Себердән дә Тын океанга кадәр газ торбасы үткәреләчәк икән. Рекламаларны өнәп бетермим, шулай да кәеф күтәрелде. Ил өчен горурланып, НТВны ачам. Кабат Дума залы. Бу юлы мәгариф турындагы закон проектын тикшерәләр. Бер иш депутатлар милли республикаларда ана телен укыту ирекле булсын дигән тәкъдим керткәннәр икән. Ягъни, кем тели – өйрәнсен, кем теләми – бигайбә. Байтак депутатлар моңа шат һәм мәмнүн, бигрәк тә ЛДПР партиясе әгъзалары гайрәтләнеп күкрәк кагалар, менә бу чын демократия ичмасам диләр. Тукайның моннан йөз ел элек үк язган юллары искә төшә: “Әй, Дума, Дума, Дума, эшләгән эшең бумы?”
Шундый уйлар белән ТНВ каналына күчәм. Атналык күзәтү бара. Аны алып баручы Нидерландта бик аз санлы халык бар, шуларның хәлләре белән танышып кайттык ди. Һәм нәрсә? Берничә дистә мең халкы булган бу милләт гөрләп яшәп ята – үзләренең мәктәпләре, милли үзәкләре, мәдәният сарайлары бар, үзләренең телләрендә бер дә шикләнмичә рәхәтләнеп сөйләшәләр, хокукларын аз гына кысуларын сизсәләр, шундук тавыш чыгарып, Нидерланд дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәләр икән.
Алар өчен шатланып, “Россия. Татарстан” каналына күчәм. Казан арты районнарының берсендә татар авылында халык митингка җыелган. Сәбәбе – гомер-гомергә эшләп килгән, хәтта сугыш елларында да ябылмаган мәктәпне бетерергә җыеналар. Бу – акчаны янга калдыру өчен эшләнә һәм оптимизация дип атала икән.
Кәефем кырылып, Беренче каналга китәм. Диктор бик канәгать кыяфәт белән шатлыклы хәбәр җиткерә: француз актеры Жерар Депардье, Франциядә салымнар артык зур дип, Русиягә күчеп килгән. Монда аңа хөрмәт зур. Шундук Саранскига алып барып, Мордовиянең мактаулы гражданины исеме һәм фатир биргәннәр, пропискага керткәннәр. Бераздан Чечняга барып, бу республиканың да мактаулы кешесе булган, биш бүлмәле фатир бүләк иткәннәр. Нәрсә өчен? Бу кешенең мукшыларга һәм чеченнарга нинди файдасы тигән?
Җавап таба алмыйча, спорт яңалыкларына күчәм. Президент Путин Сочида Олимпиада корылмаларының әзерлеген тикшереп йөри. Йөзе җитди, ник дигәндә, төзелеш эшләре графиктан калыша, җитмәсә эш бәяләре дә берничә тапкыр күтәрелгән икән. Диктор Олимпия уеннарының илгә күпмегә төшәсен дә бәян итте: җәмгысе 1 триллион 500 миллиард сум икән. Бу санны мин күз алдыма китерә алмыйм. Башым әйләнеп китә һәм бу акчага ничә шәһәр салып булыр иде, пенсияләрне ничә тапкыр арттырып булыр иде, күпме асфальт юл сузып булыр иде дигән уй белән диванга ныклап ябышып, телевизорны сүндерәм.
Танылган язучының “Умом Россию не понять” дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел.
Автор: Рифгать Сәхәбетдинов
Чыганак: “Татарстан яшьләре”