tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлатлылар Шәҗәрә фестивалендә катнаша
Нурлатлылар Шәҗәрә фестивалендә катнаша

Нурлатлылар Шәҗәрә фестивалендә катнаша

Бүген Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы-тарихта без эзлебез” фестиваленең зона этабы уза.

Нурлат районын фестивальдә Зарифуллиннар гаиләсе тәкъдим итә.

Аларның тарихи фотофактлар белән баетылган шәҗәрәләре жюри әгъзаларының югары бәясен алды, ә тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

Зона этабында Зарифуллиннар үзләренең гаилә ядкарьләрен күрсәтте, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләре турында сөйләде, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында хәрби самолет сатып алу өчен акча җыюны оештырган легендар бабалары турында сөйләделәр. Сталинның рәхмәт сүзләре язылган хат гаиләдә әле дә саклана.

nurlat.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*