Күптән түгел кабул ителгән “РФдә Мәгариф турында”гы Законда милли мәгарифкә ни дәрәҗәдә урын бирелгән? Әлеге сорау белән Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Әлеге законда үзгәрешләр күп. Иң беренче чиратта, ул “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) Законнарны берләштерә, 309 нчы Закон белән кертелгән үзгәрешләрне үз эченә ала. Элеккегесенә караганда, биредә милли мәгарифне үстерү мөмкинлекләре кимрәк. Әлбәттә, аның беренче варианты милли мәгариф өчен бик авыр иде. Чөнки “укыту телләре” турындагы бүлекне төшереп калдырганнар иде. Ул Татарстан һәм башка төбәкләрнең тырышлыгы ярдәмендә кире кайтарылды. Ләкин безнең теләкләрнең барысы да үтәлмәде. Беренче чиратта, туган телдә белем алу төп мәктәп, ягъни 9 сыйныф белән тәмамлана. Ә инде 10-11 сыйныфта аны ана телендә уку гарантиясен бирми. Әмма төп мәктәптә дә “туган телдә укыту мәгариф системасы мөмкинлекләреннән чыгып оештырыла” дигән җөмлә бар. Бу бик авыр хәл, чөнки мәгариф системасының мөмкинлеге юк диярлек.
Икенче проблема – республиканың дәүләт телләрен укыту, “Мәгариф” турындагы закон проекты милли мәгариф өлкәсенә каршы юнәлтелгән иде. Хәзер дәүләт телләрен укыту законда урын тапты. Анда “республиканың дәүләт телләре укытылырга мөмкин” дигән, элек исә “укытыла” иде. Ләкин “мөмкин” сүзе республика Законнары нигезендә укытырга нигез бирә. Әмма “рус телен укытырга зыян китермәгән очракта” дип өстәлгән. Төп үзенчәлек шунда: хәзер укыту федераль дәүләт стандартлары нигезендә алып барыла. Анда милли- төбәк компоненты төшереп калдырылган. Әмма аның эчтәлеге федераль стандартларга кертелгән. Балалар үз халыкларының телләрен, мәдәниятен, тарихын белергә тиеш, диелгән. Туган телләр белән рус телен укытуга таләпләр тигез дәрәҗәдә куелган. Бу яктан караганда, ситуация бик куркыныч түгел. Ләкин шул ук вакытта мәктәпләр укытуны үзләре төзегән программа нигезендә алып бара ала. Аның белән ата-аналар таныш булырга тиеш. Ул программаларның Россия хөкүмәте тарафыннан эшләнелгән үрнәк программалар нигезендә төзелүе шарт. Мәктәптә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән дәреслекләр генә кулланылырга мөмкин. Методик әсбаплар исә РФ мәгариф министрлыгы рөхсәт иткән нәшриятларда гына бастырыла ала. Бу Закон бүген ТРда милли-төбәк компоненты кысаларында әзерләнгән татар теле укыту дәреслекләрен төшереп калдыра. Чөнки алар федераль министрлык тарафыннан расланмаган. Бүген Татарстанга Россия Мәгариф министрлыгы аны куллануга вакытлыча рөхсәт биргән. Ләкин бу – безнең республикага гына. Татарларның 75 проценты Россиядә яши бит. Аларның балаларына дәреслекләр кирәк. Бу яктан Закон бик зур авырлыклар тудыра. Әлбәттә, бу уңайдан безнең министрлык эш алып бара. Ләкин ул бик катлаулы, зур чыгымнар сорый торган эш. Моның өчен һәр дәреслек резенция алырга тиеш. Аның бәясе югары һәм күп вакыт кирәк. Бу татар халкы, башка халыкларга яңа проблемалар тудыра. Беренче чиратта, дәреслекләрне язу, бастырып чыгару, аларны мәктәпкә кертү механизмнары үзгәрә. Татар халкы укытырга дәреслекләре булсын өчен аны Россия механизмнарына туры китерергә тиеш булачак. Бүген укытырга яраклы дәреслекләр юк булып чыга, дөресрәге, исемлеккә кертелмәгән. Татар теленнән Россиянең үрнәк программалары да юк. Моның өчен Татарстанны гына гаепле дип әйтеп булмый.
Гомумән, милли мәгариф өлкәсендә Россия законнары декларатив (языла, ләкин тормышка ашыру механизмнары юк) характерга ия. Россия Мәгариф министрлыгында әле дә милли мәгариф буенча бүлек юк, ул өлкәдә эшләгән кеше дә юк. СССР вакытында министрлыкта андый бүлек бар иде. Россиядә милләтләрнең балалар саны билгеле түгел. Шуңа күрә илдә күпме татар теле укытучысы, дәреслекләр кирәге дә билгесез. Татар халкын алсак, аларның дүрттән бере генә Татарстанда яши. Димәк, калганнар игътибардан читтә кала дигән сүз. Татар мәдәниятен алсак та, язучыларыбызның күпмесе Татарстаннан икән? Муса Җәлил, Г.Кутуй, Һ.Такташ кайдан? Әгәр бүген Россиядә татар теле укытылмаса, татар мәктәпләре бетсә, язучылар каян барлыкка килер икән? Безнең депутатларыбыз да, беренче чиратта, “Мәгариф турында”гы законда кимендә тулы урта белемне туган телдә алуны кайгыртырга тиеш. Ил буенча милли мәгарифне тормышка ашыру механизмы булдыру кирәк. Башкача ул депутатлар безгә нигә кирәк?
Автор: Сәрия Садрисламова
Чыганак: “Ватаным Татарстан“