tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды утырышында Дамир Нотфуллин чыгыш ясады
Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды утырышында Дамир Нотфуллин чыгыш ясады

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды утырышында Дамир Нотфуллин чыгыш ясады

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының I утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез белән хезмәттәшлек итү юнәлешендә эшчәнлеге турында сөйләде.

-Татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча дәүләт программалары кысаларында ел саен 450 дән артык мәдәни, фәнни-агарту, белем бирү чаралары үткәрелә. “Түгәрәк уен”, “Идел-йорт” фестивальләре, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара Татар җыры фестивале, “Татар кызы” проекты – барысы да Россия төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары тарафыннан гамәлгә ашырыла, – дип билгеләп үтте Дамир Натфуллин.

Шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары яшьләрне милли-мәдәни чараларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. “Сабантуй” татар милли бәйрәмен оештыручылары һәм режиссерлары өчен үткәрелгән семинар-практикум моның мисалы булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*