tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлия Закирова: милли мәгариф үсешенә шартлар тудыру бурычларның иң мөһиме
Минзәлия Закирова: милли мәгариф үсешенә шартлар тудыру бурычларның иң мөһиме

Минзәлия Закирова: милли мәгариф үсешенә шартлар тудыру бурычларның иң мөһиме

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының I утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясады. Ул Республикабызда гына түгел, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә милли мәгариф үсешенә шартлар тудыру, анда яшәүче һәр гаиләгә, һәрбер балага милли тәрбия бирү мөмкинлеген тәэмин итү Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының төп эш юнәлешләренең берсе булуын искәртеп үтте.

-Агымдагы елның 26, 27 июнь көннәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды. Анда күп сораулар каралды, төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсе үзәккә куелды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән 500 делегат катнашты.

Минзәлия Закирова бүгенге көндә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә генә түгел, ә ерак чит илләрдә дә татар телен үстерү эшләре алып барылу хакында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*