tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Җилнең кая искәнен аңлап эшли беләбез
Васил Шәйхразыев: Җилнең кая искәнен аңлап эшли беләбез

Васил Шәйхразыев: Җилнең кая искәнен аңлап эшли беләбез

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы дөньядагы сәясәтне аңлап эшли белүен билгеләп үтте.

«Иң беренче зур рәхмәтем һәрбер татар кешесенә, оешма җитәкчесенә, Милли Шура әгъзаларына. Биш ел эчендә төпләп эшләргә теләдек, ләкин дөньяның үз сәясәте, үз вазгыяте бар. Җилнең кая искәнен аңлап эшли беләбез. Бер караганда, төбәкләргә баргач, трибунадан ныклап әйтәсе килә. Икенче караганда, әйткән сүзләрнең анда яшәгән татарларга файдасы булырмы соң, дип уйлыйсың», – диде Васил Шәйхразыев Милли шура утырышында.

Васил Шәйхразыев төбәк җитәкчеләреннән татарлар турында даими рәвештә күп мәгълүмат ишетүен әйтте. Аның сүзләренчә, кайбер кешеләр төбәкләргә барып, үзләре турында начар фикер калдырып китә һәм җитәкчеләр «дөресен» генә сөйләүче вәкилләрне башкача җибәрмәвен сорый.

«Бер караганда, ул үз фикерен, дөресен әйтә, ләкин ул килә дә, китә, ә халык һәм җитәкчеләр кала. Аннары без «себерке» алып, аның артыннан «себереп» йөрибез. Милләткә хезмәт итү – ул төпле һәм мәгънәле эш. Аны башкарганда үз амбицияләребезне читкә куеп торырга кирәк», – диде Васил Шәйхразыев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*