tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Садыйков дискуссион мәйданчык эше нәтиҗәләре турында сөйләде
Шамил Садыйков дискуссион мәйданчык эше нәтиҗәләре турында сөйләде

Шамил Садыйков дискуссион мәйданчык эше нәтиҗәләре турында сөйләде

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының I утырышы кысаларында дискуссион мәйданчыклар эшенә нәтиҗәләр ясала. “Татар мәгълүмат кыры: актуаль мәсьәләләр” дискуссия мәйданчыгы эше турында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

– Дискуссия мәйданчыгы эшендә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 60 тан артык журналист катнашты. Без 12 доклад тыңладык. Һәм татар журналистикасы үз алдына  куйган 4 бурычны ачыкладык. Беренчесе- татар массакүләм мәгълүмат чаралары эшенең даими һәм тотрыклы булуын тәэмин итү.  Икенчедән, мультимедиа контент булдыру зарур. Өченче бурыч – кадрлар әзерләү. Дүртенчедән – татар матбугатын продукциясен, газеталарны, журналларны, китапларны таратырга тиешбез. Шулай ук делегатлардан Россия төбәкләрендә эшләп килүче газеталар өчен грантлар булдыру турында тәкъдимнәр дә килде, – дип кыскача хисап бирде Шамил Садыйков.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*