tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VIII съезд кысаларында Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкка багышланган дискуссион мәйданчык эшләде
«Kazan Expo» күргәзмәләр үзәгендә дискуссион мәйданчыклар эше оештырылды.

VIII съезд кысаларында Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкка багышланган дискуссион мәйданчык эшләде

2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды уза. «Kazan Expo» күргәзмәләр үзәгендә дискуссион мәйданчыклар эше оештырылды. Биредә “Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм Ислам дине” темасына багышланган секция эшләде.

Биредә Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Әхмәдулла улы Бикчәнтәев һәм башка делегатлар чыгыш ясадылар.

Таһир хәзрәт Бикчәнтәев Себердә һәм Уралда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү чаралары һәм «Болгар-Көнчыгышка юл» проекты хакында мәгълүмат бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*