tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съездының рәсми ачылышы булды
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съездының рәсми ачылышы булды

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съездының рәсми ачылышы булды

Шушы минутларда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съездының I утырышы башланды. Утырыш башланыр алдыннан Россия Федерациясе  һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Съезд делегатларын һәм шәрәфле кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул кунакларны I утырышның көн тәртибе белән таныштырды.

– VIII Съезд Бөтендөнья татар конгрессы Уставы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә уздырыла. Бөтендөнья татар конгрессы составына кергән, чит илләрдә, Россия төбәкләрендә һәм Татарстан районнарында эшләп килүче оешмаларда съезд делегатлары сайланды. Бүген бу залда 995 делегат һәм 505 шәрәфле кунак җыелды, – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Монда, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының Көн тәртибе, Президиум, Мандат комиссиясе, Секретариат, Хисап комиссиясе,  Редакция комиссиясе расланды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Контроль-ревизия комиссиясе хисабын БТК Контроль-ревизия комиссиясе рәисе Әнвәр Алмаев тәкъдим итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*