tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Абай Кунанбаевның әдәби-мемориаль музеенда
Васил Шәйхразыев Абай Кунанбаевның әдәби-мемориаль музеенда

Васил Шәйхразыев Абай Кунанбаевның әдәби-мемориаль музеенда

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасында эш сәфәре вакытында Семипалатинск шәһәрендә урнашкан Абай Кунанбаевның әдәби-мемориаль музее белән танышты. Аның ачылышы 1940 елда, язучы һәм шагыйрь Абай Кунанбаевның тууына 95 ел тулуга багышланган көнне булган.

Шагыйрьнең 125 еллык юбилее алдыннан 1970 елда музей реконструкцияләнә. Бинаның архитектур йөзе үзенең беренче кыяфәтен саклап калган. Музейның биш бүлмәсендә һәм өч залында Абайның туганнары һәм дуслары тарафыннан тапшырылган әйберләр тәкъдим ителгән. Алар арасында гарәп, фарсы, төрек, рус телләрендәге китаплар, ул еллардагы фотодокументлар, шагыйрь гаиләсенең ядкарьләре, Абай Кунанбаев шәхсән үзе җыйган экспонатлар бар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 22-25 август көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасында булачак.

  • Абай Кунанбаев-казах шагыйре, музыкант, халык мәгърифәтчесе, фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе, казах язма әдәбиятына нигез салучы һәм аның беренче классигы. Ул Ш.Мәрҗәни шәкерте, Казандагы Мәрҗәни мәчетен тәмамлап Семипалатинскига килгән Әхмәт Риза мәчет-мәдрәсәсендә белем ала.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*