tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасындагы Аккүл мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасындагы Аккүл мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасындагы Аккүл мәчетендә булды

2022 елның июль ахырында Казахстан Республикасы Абай өлкәсенең Бескарагай районында  реставрациядән соң Аккүл мәчете ачылды. Төрле елларда бина мәчет, мәктәп, мәдәният йорты булып хезмәт иткән. Шушы авылда туып-үскән кешеләр  биредә кино һәм мультфильмнар күрсәтүләрен, ә ял көннәрендә күрше авыл укучылары һәм балалары җирле халык өчен концертлар оештыруларын искә алалар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасында эш сәфәре вакытында Аккүл мәчетендә булды. Биредә аны Бескарагай районы акиме урынбасары Бауржан Баталов каршы алда. Ул мәчетнең ничек төзелүе , авылның тарихы турында сөйләде:

-Мәчетне реконструкцияләү 2021 елның 21 июнендә башланды һәм бер ел дәвам итте. Әлеге мәчетне җирле халык үз көче белән реставрацияләде. Бинаны төзекләндерүдә меценатлар, авыл кешеләре, Казахстанның һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән кешеләр ярдәм кулы суздылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*