tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов-на-Дону шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды
Ростов-на-Дону шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды

Ростов-на-Дону шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды

Бүген Ростов-на-Дону шәһәрендә Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәген ачу тантанасы узды.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул биредә яшәүче милләттәшләрне әлеге истәлекле  вакыйга белән котлады.

Хәзерге көндә Ростов өлкәсендә 14 меңгә якын татар яши. Ләкин 20 елга якын бу оешманың үз бинасы булмаган. 2019 елда исә Ростов өлкәсе губернаторы Голубев Василий Юрьевич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәсми очрашуы вакытында оешмага яңа бина бирү турында карар кабул ителә.

Яңа бина Ростов өлкәсе татарларының гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге татарларның да очрашу урыны булыр диеп көтелә.

Татар мәдәни үзәген ачу тантанасында Ростов-на-Дону шәһәре администрациясе башлыгы Алексей Логвиненко, Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт хәзрәт Бикмаев  һ.б. чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*