tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айнур Тимерханов: Болгар ислам академиясе биш ел эчендә 15 фән докторы әзерләде
Айнур Тимерханов: Болгар ислам академиясе биш ел эчендә 15 фән докторы әзерләде

Айнур Тимерханов: Болгар ислам академиясе биш ел эчендә 15 фән докторы әзерләде

Болгар ислам академиясе ректоры вазифасын башкаручы Айнур Тимерханов сентябрьдә академиягә биш ел тулганын әйтте. Россиядә беренче тәҗрибә буларак, нәкъ биш ел элек Болгар ислам академиясе ислам фәннәре өлкәсендә фән докторлары әзерли башлады. Шушы вакыт эчендә уку йорты 64 магистр һәм 15 фән докторы чыгарган.

«Академиянең барлыкка килүенә быел сентябрьдә биш ел тулды. Кыска вакыт эчендә академиянең матди-техник базасы булдырылды, уку-укыту процессы җайга салынды, фәнни проектлар тормышка ашырыла, методик әсбаплар нәшер ителә», – диде Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Айнур Тимерханов сүзләренчә, магистр һәм фән докторлары барысы да фундаменталь дини белемгә ия. Бүгенге көндә ислам өлкәсендә тирән, фундаменталь белем алу өчен чит илләргә барырга кирәкми. Халыкара стандартларга туры килгән докторлык программасын Болгар ислам академиясе тәкъдим итә.

«Без үзебезнең студентларга параллель рәвештә дөньяви белем алу мөмкинлеген дә тудырабыз. 2020 елда магистратура программасы дәрәҗәсендә теология юнәлеше ачылды. 2021 елда без аңа дәүләт аккредитациясе алдык. Бүгенге көндә өч курс укый. Беренче ун кеше агымдагы уку елы азагында дәүләт дипломы алып чыгачак. Бу безнең студентларның хезмәт базарында көндәшлек сәләтен арттыра», – диде Айнур Тимерханов.

Ректор вазифасын башкаручы сүзләренчә, магистрантлар арасында эшкә урнашу 93 процентны, ә докторантлар арасында 100 процентны тәшкил итә. Доктор дәрәҗәсен алып чыккан белгечләрнең эшкә урнашу күрсәткече югары булуы аларның уку дәверендә үк дини оешмаларда даими хезмәт кылуы белән бәйле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*