tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара шәһәрендә тарихи мәчет ачыла
Самара шәһәрендә тарихи мәчет ачыла

Самара шәһәрендә тарихи мәчет ачыла

Самара каласында 1 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Алексей Толстой урамында урнашкан тарихи мәчетне ачу тантанасы була. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Чара программасында мәчет буенча экскурсия, милли-мәдәни үзәкләр программаларын тәкъдим итү, хәләл продукциясе күргәзмә-ярминкәсе, мөселман һәм милли атрибутика стау-күргәзмәсе, шулай ук Самара шәһәре һәм Самара өлкәсе иҗат коллективларының чыгышлары һәм кунакларны өлкә территориясендә яшәүче төрле халык ризыклары белән сыйлау каралган.

Тарихи мәчет ачылуга багышланган тантаналы чара кысаларында 28 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Самара өлкәсе универсаль фәнни китапханәсендә «XIX-XX гасырларның татар яңарышы феноменында Казан урамындагы мәчетнең роле һәм урыны» темасына фәнни -гамәли конференция узачак.

  • 2021 елда Самара тарихи мәчетенә 130 ел тулды. Казан урамындагы ике катлы таш мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Темирбулат Акчурин акчасына төзелә. XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башында бу мәчет Самара һәм губернаның татар һәм мөселман тормышының үзәге булып тора. Биредә балалар өчен мәктәп, шулай ук булачак имамнар әзерләгән мәдрәсә ачыла. Мәчет каршында «Хәйрия» җәмгыяте, ашханә һәм китапханә эшли, рус-татар мәктәбе оештырыла. 1902 елдан мәчетнең имамы Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазин була. Биредә үк популяр «Икътисад» журналы басылып чыга.
  • 1930 еллар башында мәчет ябыла, бина балалар йортына әверелә, ә аннары анда күп еллар балалар дәвамында бакчасы урнашкан була. Хәзрәт үзе хөкем ителгән дин әһелләре өчен акча җыюда гаепләнә һәм Себергә җибәрелә. 1937 елда сөргеннән кайткач, аны кырык дин әһеле белән бергә «контрреволюцион ислам оешмасын төзегән» өчен хөкем итәләр һәм атып үтерәләр. Бина узган гасырның 90нчы елларына кадәр балалар бакчасы булып хезмәт итте.
  • 2003 елда мәчет бинасы мөселманнарга кайтарыла һәм аны торгызу процессы башлана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*