tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Нечкәбил-2022» – XVII гаиләләр фестиваленең республика туры булды
Казанда «Нечкәбил-2022» – XVII гаиләләр фестиваленең республика туры булды

Казанда «Нечкәбил-2022» – XVII гаиләләр фестиваленең республика туры булды

17 сентябрь көнне Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Нечкәбил-2022» – XVII гаиләләр фестиваленең республика туры узды. Биредә зона этапларында җиңү яулап сайлап алынган республикабызның 21 районыннан 28 гаилә катнашты.

Әлеге чарада безнең районнан ике (!) гаилә: Субаш авылыннан Петр һәм Зоя Павловлар, Теләчедән Фәиз һәм Рада Әхмәтгаязовлар гаиләсе катнашып, яхшы гына нәтиҗәләргә ирештеләр: Павловлар гаиләсе “Халык традицияләре” номинациясендә, ә Әхмәтгаязовлар “Уңыш баскычлары” номинациясендә лауреатлар, “Күркәм гаилә тормышы” дип исемләнгән инша язу бәйгесендә Рада Әхмэтгаязова – 1 урын, Зоя Павлова – 3 урын, шулай ук “Рәхмәт, әни” бәйгесендә Зоя Павлова беренче, аш-су конкурсында 3 урынны яулады. Павловлар һәм Әхмәтгаязовларны уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Фестивальнең финалы ноябрь аенда шулай ук Казанда узачак дип көтелә.

tulachi.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*