tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында «Нургали Надиев: Гыйлем җәүһәрләре» дип исемләнгән күргәзмә дә эшли башлады
Татар китабы йортында «Нургали Надиев: Гыйлем җәүһәрләре» дип исемләнгән күргәзмә дә эшли башлады

Татар китабы йортында «Нургали Надиев: Гыйлем җәүһәрләре» дип исемләнгән күргәзмә дә эшли башлады

6 октябрь көнне атаклы татар педагогы, дәреслекләр авторы һәм җәмәгать эшлеклесе Нургали Сибгатулла улы Надиевның (1882-1940) тууына 140 ел тулу уңаеннан, Татар китабы йортына, ягъни бөек педагог гаиләсе белән 1925 елда башлап яшәгән тарихи йорт фасадына реставрацияләнгән мемориаль такта кире кайтарылып, чәчәкләр салынды. Чарада мөгаллимнең туганнары, якташлары да катнашты.
Музейда Нургали Надиевның тормыш юлы һәм фәнни-педагогик эшчәнлегенә багышланган «Нургали Надиев: Гыйлем җәүһәрләре» дип исемләнгән күргәзмә дә эшли башлады. Уникаль  материаллар белән 20 декабрьгә кадәр танышырга мөмкин.
Нургали Надеев (1882-1940) – Россия тарихы буенча татар телендә беренче дәреслекләр авторы, Оренбургтагы татар педагогия институтының беренче директоры һәм Казан педагогия институты доценты. Тарихка ул 13 яшьлек Муса Җәлилне урам тормышыннан аралап, малайны хәрби-сәяси мәктәпкә алып баручы кеше буларак керә. Надеев тормышында тарихи очрашулар болай да күп була. Ул Саратов губернасында туган, Казанда Гаяз Исхакый белән бер мәдрәсәдә укыган, Оренбургта Фатыйх Кәрими һәм Шәриф Камал белән бергә эшләгән. 1925 елдан соң ул хәзерге вакытта Шәриф Камал музее ачылган йортта яши. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*