tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Фикер” клубында Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” дилогиясе турында сөйләшәчәкләр
“Фикер” клубында Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” дилогиясе турында сөйләшәчәкләр

“Фикер” клубында Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” дилогиясе турында сөйләшәчәкләр

«Фикер» татар китабы клубы үз эшен дәвам итә. Чираттагы очрашу XIX-XX гасырлар чигендә татарларның 40 еллык тарихын үз эченә алган Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” дилогиясенә багышлана.

16 октябрь – “Болганчык еллар”, ТР Милли китапханәсе, 18:30 (Пушкина, 86).
30 октябрь – “Мөһаҗирләр”, Шәрык Клубы, 17:00 (Татарстан, 8).

Әсәрне алдан укып килү зарур. Ике очрашуда да актив катнашучыларга Г.Камал театрындагы “Мөһаҗирләр” спектакле премьерасына чакыру билетлары уйнатылачак.

“Фикер” татар китабы клубы – ул җанлы аралашу, сәхнә әсәрләрен уртага салып сөйләшү, әдәбият-театр дөньясына күз салу. Шәрык клубы Милли китапханә белән берлектә оештырган проектның максаты – фикердәшләрне үз тирәсенә җыеп, әсәргә театр күзлеге аша карау һәм тарих белән танышу, сүз ирегенә корылган җанлы аралашу. 

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*