tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасы Дүртөйле шәһәре “Сөмбел” бию ансамбленең ярты гасырлык тарихы бар
Башкортстан Республикасы Дүртөйле шәһәре “Сөмбел” бию ансамбленең ярты гасырлык тарихы бар

Башкортстан Республикасы Дүртөйле шәһәре “Сөмбел” бию ансамбленең ярты гасырлык тарихы бар

Башкортстан Республикасы, Дүртөйле шәһәрендә “Сөмбел” бию ансамбле 1968 елда барлыкка килә. Аның барлыкка килү тарихы Фәйзи Гаскаровка бәйле. Ул килеп беренче биюләрен сала. Ансамбльнең беренче җитәкчесе Әлифә Әхмәтгалиева була. 2013 елдан башлап Ринат Баймуратов белән Анфиса Дәүләтдинова җитәкчелек итә.
Ринат Минехат улы Баймуратов Дүртөйле районы Иванай авылында туган. Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаган.

Анфиса Рахимҗан кызы Дәүләтдинова Үзбәкстанда туган. “Акмулла” исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлый.

1978 елда коллектив “Халык ансамбле” исеменә лаек була, бүгенге көндә дә бу исемгә тап төшермиләр.

Ансамбльнең төп составы 25-30 яшьтәге биючеләрдән тора. Аннан тыш әзерлек төркемнәре дә бар. “Антре” эстрада- хореография студиясендә 3-17 яшьлек үсмерләр, 4-7 яшьлек малайлар өчен аерым “Әмирхан” бию коллективлары эшләп килә.
Коллективның репертуарында төрле халык биюләре бар: татар башкорт, рус, мари һ.б.
Ринат белән Анфиса үз эшләренең остасы. Ансамбльнең уңышларында художество җитәкчеләренең өлеше зур. Хезмәтләре күп санлы дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. “Сөмбел” бию ансамбленә тагында зур уңышлар телибез.

БР, РФ Язучылар, җурналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрә, “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасы, “Әллүки” халык фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Фәүзи кызы Васикова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*