tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Асылташ» фольклор – этник фестивале шаулап – гөрләп узды
«Асылташ» фольклор – этник фестивале шаулап – гөрләп узды

«Асылташ» фольклор – этник фестивале шаулап – гөрләп узды

28.10.2022 – бу көн тарихның бер битендә урын алачак.Чөнки бу көнне Әтнә районы Күшәр авылы клубында беренче тапкыр “Асылташ” фольклор-этник фестивале шаулап-гөрләп узды. Театр гардеробтан башлана, диләрме. Монда да оештыру эше шул дәрәҗәдә; ишектән килеп кергәннән, озатып җибәргәнче кунакларны кураторлар озатып йөрде.

Бу китапханәчеләрнең төп эше иде бәйрәмдә. Беренче коймак төерле була, дисәләр дә, бу гыйбәрә фестивальгә бер дә туры килмәде. Оештыручылар эшләрен шул кадәр югары кимәлдә башкарганнар, афәрин аларга.

Фестивальдә барлыгы 13 фольклор коллективы катнашты! Мин үзем Питрәч районы Крәш Сәрдәсе мәдәният йортында эшләп килүче “Чулпы” керәшен халык фольклор ансабле кунаклары өчен җаваплы идем. Без уртак телне тиз таптык. Алар да бәйрәмнән күтәренке кәеф белән, оештыру эшләренә сокланып киттеләр. Башланган эш дәвамлы булсын иде, дигән теләктә калам.

Нәзирә ГабдрахмановаТачишмә китапханәсе

atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*