Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгы уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгы уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгы уңаеннан котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле милләттәшләр!

30 ел элек – 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Бүген дә күпмилләтле Татарстан республикабызның төп законы булган Конституциягә таянып гомер итә.

Татарстаныбыз Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Безнең Россия һәм дөнья күләмендә горурланырлык  уңышларыбыз, ирешелгән югары күрсәткечләребез, талантлы шәхесләребез, үзенчәлекле толерант йөзебез бар. Татарстаныбыз бөтен Җир шарына сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең дә рухи һәм мәдәни ватаны булып тора.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*