tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Алмачуар» повесте буенча төшерелгән «Тарлан» фильмын тәкъдим итәчәкләр
Мәскәүдә «Алмачуар» повесте буенча төшерелгән «Тарлан» фильмын тәкъдим итәчәкләр

Мәскәүдә «Алмачуар» повесте буенча төшерелгән «Тарлан» фильмын тәкъдим итәчәкләр

22 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Мәскәүнең Үзәк Кинематографистлар йортында (Кино йорты) «Тарлан» фильмының премьерасы була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фильмда Закир исемле малай һәм аның Тарлан кушаматлы аты арасындагы драматик һәм гыйбрәтле дуслык тарихы бәян ителә. Картина татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча төшерелгән.

Бу – «Татаркино» һәм Казахстанның Almapictures продюсерлык компаниясенең уртак проекты. Картинаның Казахстандагы өлешен – 2020 елның көзендә, ә Татарстандагысын 2021 елның язында төшерделәр.

Фильмны тәкъдим итү кысаларында аның режиссеры Юлия Захарова, продюсерлар Алмагөл Тлеуханова һәм Миләүшә Айтуганова, актерлар, шул исәптән картинада төп рольләрнең берсен башкарган Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова белән иҗади очрашу була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*