tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урал-Батыр милли-мәдәни үзәгендә “Догада булыйк, әнкәйләр!” темасына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Урал-Батыр милли-мәдәни үзәгендә “Догада булыйк, әнкәйләр!” темасына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Урал-Батыр милли-мәдәни үзәгендә “Догада булыйк, әнкәйләр!” темасына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

23 нче ноябрь көнне Урал-Батыр милли-мәдәни үзәгендә Бәләбәй шәһәренең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы (җитәкчесе Галия Әхмәтшина) “Догада булыйк, әнкәйләр!” темасына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Кичә Абдулхак Игебаевның “Оран сала Җир-ана”дип исемләнгән поэмасыннан өзек белән башланды.Чараның төп максаты-хәрби операциягә киткәннәр исән-сау әйләнеп кайтсыннар, илебездә тынычлык булсын өчен әнкәйләрне дога кылырга өндәү.Төбәк шагыйрәсе,РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгьзасы,Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгьлүмат чаралары хезмәткәре Зәйфә Салихованың сәхнәдән үзе язган “Киттеләр”шигырен сәнгатьле итеп укуы күпләрнең йөрәген тетрәндерде.

“Сугышчан бердәмлек”оешмасының лидеры Рим Зөфәр улы Багаманов хәрби операциядә катнашучыларга нинди ярдәм оештырылуы, күпме кием, кирәк-яраклар тапшырылуы турында тәфсилләп сөйләде.Зөлфия абыстай әлеге көндә яу кырында хезмәттәгеләрнең исән-сау кайтуы өчен догалар укыды, изге теләкләр теләде, догалы булуның ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлатты.Кичә патриотик шигырьләр, җырлар белән аралашып барды.

Чара ахырында Бәләбәй төбәге Татар Конгрессы җитәкчесе Рәсүл Корбан улы чыгыш ясады, патриотик тәрбия бирүдә укытучыларның хезмәтен югары бәяләп, аккалфаклыларга Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе З.А.Хакимов тарафыннан имзаланган Рәхмәт Хатлары тапшырды.

Беркайчан дошманга тез чүкмәс,
Ил саклар батырлар бар алар!
Тилмереп көткәннәр хакына
Исән -сау кайтыгыз, балалар!
Догада булыйк, әнкәйләр!

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*