tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы тәмамланды
“Әниемнең җылы кочагы” конкурсы тәмамланды

“Әниемнең җылы кочагы” конкурсы тәмамланды

“Әниләр көне” уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы 27 нче ноябрьдә тәмамланды. Бәйгегә 500 дән артык видеоязма килде. Балалар әниләргә багышланган шигырьләрне бик матур итеп сөйләп җибәрде.

Конкурска хезмәтләрне Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Әлмәт шәһәрләреннән, Буа, Мамадыш, Актаныш, Биектау, Арча, Кукмара, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Лаеш, Лениногорск,  Балтач, Баулы, Минзәлә, Кайбыч, Мөслим, Саба, Әгерҗе, Әлки, Чүпрәле, Сарман, Нурлат, Питрәч, Тукай, Әтнә, Зәй районнарыннан алдык. Россия төбәкләре арасында Чувашия, Башкортстан рйоннары, Ульяновск, Түбән Новгород, Төмән, Пенза, Свердловск, Омск, Оренбург, Самара өлкәләре Һәм Кыргызстан республикасында яшәүче балалар әниләренә багышлап язылган шигырьләрне юллады. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Конкурс өч яшь категориясе буенча уздырылды:

1.  1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында;
2.  5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында;
3.   9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында;

Җиңүчеләр 2 нче декабрьдә игълан ителәчәк.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*