tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Испаниянең Льорет-де-Мар шәһәрендә милләттәшләребез татар халкы мәдәниятен тәкъдим итте

ВИДЕО: Испаниянең Льорет-де-Мар шәһәрендә милләттәшләребез татар халкы мәдәниятен тәкъдим итте

Шушы көннәрдә Испаниядә яшәүче милләттәшләребез Коста-Брава ярында урнашкан Льорет-де-Мар шәһәрендә җыелышып, шушы җирлектә яшәүче халыклар фестивалендә татар халкын тәкъдим итте.

Бәйрәмгә килүчеләрне татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән «Пиреней ярымутравы территориясендә төрки халыкларның татар-башкорт ассоциациясе» таныштырды. Әлеге чара 2023 елда Льорет-де-Мар шәһәрен каталон мәдәнияте башкаласы дип игълан итү уңаеннан оештырылды.

Татар халкының дәртле бию көйләре һәм моңлы җырлары беркемне дә битараф калдырмады. Уртак тырышлык белән булдырылган экспозиция дә кунаклар арасында зур кызыксыну уятты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*