Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Без – татарлар, безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр милләттәшебез үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны киләчәк буынга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Татар халык мәкале: “Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтебез яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Быел “Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы” булуы да, Милли Шура тарафыннан 2023 ел «Милли дастаннар елы» буларак билгеләп узылуы да әлегә бәйрәмне икеләтә кадерле итә.
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев