tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев рәссам Әлфия Мөхәммәтова күргәзмәсе белән танышты
Васил Шәйхразыев рәссам Әлфия Мөхәммәтова күргәзмәсе белән танышты

Васил Шәйхразыев рәссам Әлфия Мөхәммәтова күргәзмәсе белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төмән шәһәрендә шушы җирлектә туып үскән милләттәшебез, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мөхәммәтованың шәхси күргәзмәсендә булды.

Ул гаҗәеп үзенчәлекле рәссам. Үзенең картиналарын, портретларны нефть парлары ярдәмендә ясый. Һәм Әлфия Мөхәммәтова кебек мондый үзенчәлекле рәссам җир йөзендә бердәнбер дисәк тә ялгыш булмас. Аның картиналарында Себер киңлекләре үзенә бер төрле матурлык белән сурәтләнә, салкын, кырыс табигать түгел, ә шушы җирлеккә хас булган гүзәллек ачыла.
Милләттәшебезнең тагын бер үзенчәлеге шунда – ул үзенең иҗади мөмкинлекләрен башкаларга да өйрәтә. Төмән шәһәрендә мастер-класслар уздыра.

Васил Шәйхразыев Әлфия Мөхәммәтованың иҗаты белән танышканнан соң аңа истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*