tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан кунаклары Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәгендә булдылар
Татарстан кунаклары Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәгендә булдылар

Татарстан кунаклары Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәгендә булдылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Төмән өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Татар мәдәнияте үзәге Төмәннең үзәгендә урнашкан. Үзәк бинасы 1889 елда I гильдия сәүдәгәре Филимон Степанович Колмогоров тарафыннан төзелгән. Монда 1920-нче елда беренче Яшүсмерләр клубы урнаша. 2000 елдан йортның мәдәни тормышын Татар мәдәнияте үзәге дәвам итә.

Әлеге үзәк Төмән шәһәрендә татар халкының рухи ихтыяҗларын формалаштыру һәм канәгатьләндерү, милли үзенчәлеген саклау максатыннан оештырылган. 20 елдан артык Татар мәдәнияте үзәге шәһәрнең социаль-мәдәни эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен исәпкә алып (халык иҗатын саклау һәм үстерү, патриотик тәрбия), үз эшен башкара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*