Күренекле, легендар җырчыбыз Рәшит Ваһапов турында “Туган як”та укыгач, мин дә хатирәләремне яңартып, газета укучылар белән уртаклашырга булдым.
Ялгышмасам, бөек якташыбыз үзенең концерт бригадасы белән безнең авылга 1956-1957 елларда килгән иде. Ул чакта мин педучилище тәмамлап, берничә ел инде авыл китапханәсендә эшли идем.
Яз көне. Мәркәзебез Казаннан Татарстан филармониясе артистлары Рәшит Ваһапов, Җәвәһирә Сәлахова, гармунчы, шулай ук якташыбыз Гани Вәлиев килеп төште. Тагын кемнәр булса бар идеме, юкмы – анысын төгәл хәтерләмим, чөнки бу вакыйгадан соң җиде дистәгә якын ел үтте, мин дә күптәннән тугызынчы дистәне вакладым инде.
Артистлар килүен килде, әмма клубта концерт үткәрү мөмкинлеге юк, чөнки идәненә каяндыр китереп бер машина кукуруз чәкәннәре (початки) салганнар (әллә инде орлык киптерергә башка урын булмаган?!). Олы яшьтәге авылдашларның исендә булса, ул елларда клуб әлеге мәдәният йортының беренче фойесында урнашкан, аңа керү юлы колхоз конторы ягыннан иде, калган өлешләренең диварлары салынган булса да, түбә никтер ябылмыйча торды. Күпмедер вакыт үткәч, кукуруз бөртекләрен шушы чәкәннәрдән орлыкка аерганыбыз (кипкәч алар бик тиз, үзеннән-үзе коела башлый), халык әйткәнчә, “мәндерәткәнебез” бүгенгедәй күз алдымда.
Ни эшләргә? Артистларны кире кайтарып җибәреп булмый бит инде, концертлар болай да бик сирәк килә иде. Уйлаштык та, концертны бер буш колхоз сараенда уздырырга булдык. Ир-атлар шунда агач кискәләре өстенә тиз-тиз генә такталар катырып, эскәмия сымак утыргычлар һәм сәхнә кебек нәрсә дә әмәлләп куйдылар, яктырак булсын өчен өстәмә ут тарттылар. Шулай итеп, импровизацияләнгән “тамашачы залы” күз ачып йомганчы әзер булды. Кич җитү белән авылның җыр-моңга сусаган ире-хатыны, яше-карты, бала-чагасы ашыга-ашыга шушы “залга” концерт карарга агылды. Эскәмияләр җитмәгәч, басып тыңлаучылар да байтак иде.
Менә “сәхнәгә” ыспай киенгән, төз буй-сынлы, бөдрәләнеп торган куе, чем-кара чәчле, күз явын алырдый матур Рәшит Ваһапов чыгып басты һәм үзенчәлекле тавышы белән моңлы җыр сузып җибәрүе белән халыкны таң калдырды. “Әллүки”, “Әлфия”, “Зиләйлүк” һәм аның репертуарында булган татар халкының һәм композиторларының башка күп санлы әсәрләрен, озын көйләрен Рәшит зур осталык белән башкарды. Ул заманда микрофон юк иде, шуңа искиткеч талант иясе барлык җырларын “тере” тавышка җырлады, халык аны әсирләнеп, тын да алмыйча тыңлады, һәрбер чыгышын кайнар алкышларга күмде. Концертта Рәшит Ваһапов белән Җәвәһирә Сәлахованың дуэт булып җырлаулары да бик җылы кабул ителде. Аларның бергәләп “Галиябану”, “Зөләйха”, “Мәрфуга” һәм тагын берничә җырны бик матур башкарганнары әле дә колагымда яңгырый сыман.
Сүз уңаеннан, бер кызыклы мизгел әле дә хәтердә тора. Концертны алып баручы конферансьеның (фамилиясе истә юк): “Нишлим икән бу хатынны, кыз таба да, кыз таба?! Ә син димен моның хакта докторга барып кара!”, – дигән шигъри юлларына каршы алдагы рәттә утырган билгеле бер җитәкче авылдашыбызның: “Мин дә бит хатыныма шул турыда сөйләп торам!” – дип сикереп торып диюе булды, халык дәррәү килеп кычкырып көлеп җибәрде.
Кыскасы, әлеге концерт Пожар халкы өчен, чын мәгънәсендә, олы бер бәйрәм булды. Вакыт төнгә якынлашуга, иртән эшкә барырга кирәк булуга карамастан, шактый озакка сузылган концертны тамашачылар ахырына кадәр карады, шатлыклы минутлар бүләк иткән өчен сөекле артистларына рәхмәт сүзләре белдерде.
Ә концерт беткәч, Казан кунакларын мин үзебезгә кунарга алып бардым (элек артистларны теләгән кеше шулай кунарга алып китә иде), чөнки Рәшит Ваһаповның авылдашы, дусты, укытучы Әнвәр Ташбулатов минем тормыш иптәшем Әнвәрнең дә якын дусты иде. Өйгә кайтып ашап-эчкәч, әле озак вакыт төрле темаларга сөйләшеп утырдык. Танылган артист булса да, Рәшиттә бернинди дә масаю, мактану сизелмәде, хәтергә ул гап-гади, үтә дә тыйнак, ачык күңелле, аралашырга рәхәт булган ягымлы кеше буларак уелып калган.
Сәхнә кешеләре бертуктаусыз юлда бит, икенче көнне иртә белән хөрмәтле якташыбыз җитәкләгән төркемне инде бүтән авылга, гастрольләрен дәвам итәргә озатып калдык.
Рәшидә ӘХМӘТҖАНОВА.
Кочко-Пожар.
“Туган як” газетасы