tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар хатын-кызлары съездында открыткалар җибәрү акциясен башлап җибәрделәр
Казанда татар хатын-кызлары съездында открыткалар җибәрү акциясен башлап җибәрделәр

Казанда татар хатын-кызлары съездында открыткалар җибәрү акциясен башлап җибәрделәр

Казанда уза торган Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды кысаларында «Открытка сатып ал һәм якыннарыңа җибәр!» акциясе старт алды. Делегатлар «Татмедиа» һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә якыннарын ТР башкаласының төрле күренешләре яки татар телендәге мөрәҗәгатьләр белән сөендерә алды.

Открытканы сатып алгач, акциядә катнашучы шунда ук аны имзалый һәм «Россия Почтасы» аша сату урынында ук торган тартмага салып җибәрә ала.

«Татмедиа» сату бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Нәбиева кунакларны күбрәк «Әниемә», «Әтиемә», «Кызыма», «Улыма» дигән открыткалар кызыксындырганлыгын әйтте. Шулай ук Казан күренешләре һәм «Казаннан сәлам» дип язылган открыткалар да популяр булып чыккан.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*