tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанның Тараз шәһәрендә татар, казах, рус ансамбльләре Тукай шигырьләренә җырлаган
Казахстанның Тараз шәһәрендә татар, казах, рус ансамбльләре Тукай шигырьләренә җырлаган

Казахстанның Тараз шәһәрендә татар, казах, рус ансамбльләре Тукай шигырьләренә җырлаган

Татар халык шагыйре Тукай туган көне хөрмәтенә Казахстанның Җамбыл өлкәсе Тараз шәһәрендә бәйрәм узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев хәбәр итә.

Казахстанның Җамбыл өлкәсе Тараз шәһәрендә урнашкан Казахстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортында күпмәдәниятле чара узган. Аны татар, казах һәм рус милли оешмалары бергә оештырган. Җамбыл өлкәсе Россия Ватандашлар координацион советы җитәкчесе Светлана Чаутина һәм «Радонеж» рус җәмгыяте җитәкчесе Владимир Сорокин ярдәме белән яшьләр юнәлеше лидерлары Мәгафүрә Шаюкова һәм Анастасия Залихова оештырган Тукай бәйрәмендә вәкаләтле вәкил Денис Вәлиев тә катнашкан. Ул Дуслык йорты активы белән очрашкан.

«Җамбыл өлкәсе Дуслык йортына Тукай шигырьләрен уку һәм аның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләү өчен төрле милләт вәкилләрен җыеп, яңа төр форматта кичә үткәрдек, — ди Денис Вәлиев. — Бер залда татарлар гына түгел, Тукай турында ишетеп белгән, ләкин аның сүзе, шигырьләре белән таныш булмаган казахлар, руслар, азәрбайҗаннар җыелды».

Бәйрәмдә 7 нче Тараз гимназиясе укучылары татар телендә Тукай шигырьләрен сөйләгән, җырлар башкарганнар. Өч милләт халык коллективы сәхнә тоткан: татарларның «Ләйсән тамчылары», русларның «Калинка» һәм казахларның «Асыл Ана» җырчылары.

«Ләйсән тамчылары» һәм «Калинка»ның бергәләп татар җырын җырлаулары, «Асыл Ана» казах хорының борынгы татар халык җырын башкаруы бәйрәмне аеруча бизәде, дип сөйли Денис Вәлиев. Ул үзе бәйрәмдә Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган, шагыйрьнең Җаек шәһәрендә яшәгән чоры, иҗаты, казах мәгърифәтчеләре белән элемтәсе турында сөйләгән.

Аныңча, нәкъ менә Тараз шәһәрендә Казахстан һәм Татарстан халыклары арасында үзара хөрмәт, ике тугандаш халыкның мәдәниятенә карата кызыксыну сизелә.

Дуслык йортында өч милли оешма белән очрашуда вәкаләтле вәкилнең Татарстан, Россия һәм Казахстан арасындагы хезмәттәшлек үсеше хакында сөйләве зур кызыксыну уяткан. Денис Вәлиев илләр һәм төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча тәкъдимнәр белән активистларны Казахстан башкаласындагы Татарстан вәкиллегенә эшлекле сөйләшүгә чакырган.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*