tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗедә “Татар малае, татар кызчыгы-2023” район бәйгесе узды
Әгерҗедә “Татар малае, татар кызчыгы-2023” район бәйгесе узды

Әгерҗедә “Татар малае, татар кызчыгы-2023” район бәйгесе узды

22 апрельдә Әгерҗедә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Татар малае, татар кызчыгы-2023” район бәйгесе узды.

Бәйгене Бөтенроссия Татар гаиләсе фондының Әгерҗе районындагы булеге җитәкчесе Миләушә Рәшидовна оештырды. Быел бәйге бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан уздырылды. Нәни катнашучыларның татар телендә шигырьләр сөйләүләре, җыр-биюләре бик матур булды. Аеруча гаилә белән чыгыш ясау барлык катнашучыларга да ошады. Туган телебезне киләчәк буынга өйрәтү, гореф-гадәтләрне саклау һәм җиткерү безнең бурычыбыз. Балаларыбыз туган телләрен яратсыннар, аралашсыннар иде дигән теләктә, алдагы елларда да зур итеп бу бәйгене үткәрергә язсын. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*