tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама язучысы Гөләндәм Галиева яңа китабын тәкъдим итте
Түбән Кама язучысы Гөләндәм Галиева яңа китабын тәкъдим итте

Түбән Кама язучысы Гөләндәм Галиева яңа китабын тәкъдим итте

Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә язучы Гөләндәм Галиеваның «Канатлы нур» китабының презентациясе узды. Чарада Түбән Кама мэры Рамил Муллин, язучылар, педагоглар, мәктәп укучылары, шагыйрә иҗатын бәяләүчеләр һәм хөрмәт итүчеләр катнашты.

Гөләндәм Галиева Түбән Кама муниципаль районы Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли. Шагыйрәне түбәнкамалылар исеменнән Рамил Муллин котлады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Канатлы нур» китабы белән танышу – безнең өчен зур вакыйга. Безнең арабызда талантлы кешеләр булуы белән горурланабыз. Мин монда булуыма бик шат. Сезгә илһам чыганагы, яраткан эшегезне дәвам итегез һәм безне шигырьләрегез белән сөендерегез», – диде ул. Шулай ук шагыйрәне китап укучылар, дуслары һәм каләмдәшләре, Аксакаллар шурасы вәкилләре котлады.

«Тыйнак шагыйрә җыентыгы. Китапта Гөләндәм Галиеваның «җан энҗеләре» дигән тирән фәлсәфи карашлары тупланган. Мин аны укучыларга бик теләп тәкъдим итәм», – диде видео чыгышында китап редакторы, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин.

Чараны алып баручы Әнфисә Фәйзетдинова Гөләндәм Исрафил кызының тормышы һәм иҗат юлы буенча экскурсия үткәрде, шуның белән укучыга шагыйрәнең күпкырлы дөньясын танырга мөмкинлек бирде. Язучының һәр шигырендә аның эчкерсезлеге, йөрәк тирәнлегеннән килгән кичерешләре һәм шатлыклары чагыла.

«Иҗатка мәхәббәтемне әти-әнием, укытучыларым уятты. Тормыш үзе иҗат өчен ризык бирә. Шигырьләр аша мин тормышның мәгънәсе, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында уйлануларымны җиткерергә тырышам. Шигырьләрем әти-әнигә, туган нигезгә, туган якка, телгә багышланган, шулай ук табигать, мәхәббәт, дуслык, гаилә кыйммәтләре, яраткан шәһәрем -Түбән Кама турында да язарга яратам», – диде Гөләндәм Галиева.

Чара ахырында шагыйрә барлык тамашачыларга яңа китабын бүләк итте.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*