tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе Татар автономиясе активистлары истәлек аллеясын төзекләндергән
Пенза өлкәсе Татар автономиясе активистлары истәлек аллеясын төзекләндергән

Пенза өлкәсе Татар автономиясе активистлары истәлек аллеясын төзекләндергән

Пенза өлкәсе Татар милли мәдәни автономиясе активистлары Спутник шәһәрендә урнашкан истәлек аллеясын төзекләндергәннәр. Бу хакта Пенза өлкәсе Татар автономиясе ВКдагы үз төркемендә яза.

Аллея Идел буе Болгары дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу хөрмәтенә утыртылган.

Активистлар территориядәге кипкән үлән, узган елгы яфракларны җыйган, агачлар утыртканнар.

Автономия җитәкчесе Җиһанша Туктаров сүзләренә караганда, истәлек аллеясын чистарту һәм төзекләндерү бүгенге көн һәм киләчәк буыннар өчен идеологик компонент булып тора.

«Бу чарада катнашкан Винера Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Самочкина, Динә Янгуразова, Шамил һәм Альбина Шабановлар, Наилә Мөхәммәтҗанова, Ания һәм Җәмилә Мәмлиевалар, Айгөл Кафтаева, Элина Хөсәенова, Екатерина Артамонова, Юлия Горшенина, Ильмира Мөсәгыйтова, Гөлнара һәм Әмир Юлдашевлар, Айгөл Кашаевага рәхмәтләребезне белдерәбез», — дип яза Пенза өлкәсе Татар автономиясе.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*