tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев катнашында Курган өлкәсе Хөкүмәтендә киңәшмә узды
Васил Шәйхразыев катнашында Курган өлкәсе Хөкүмәтендә киңәшмә узды

Васил Шәйхразыев катнашында Курган өлкәсе Хөкүмәтендә киңәшмә узды

Кичә,24 май, көнне Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев эш сәфәре белән Курган өлкәсененә килделәр.

Биредә Милли Шура рәисе Курган өлкәсе татарлары конгрессы һәм мөселманнарның җирле дини оешмасы әгъзалары белән Йолдыз авылы мәчетендә очрашты, шулай ук янгын булган урыннарны карап, авылны торгызу эшләре хакында фикер алышты.

Бүген, 25 май, Курган өлкәсе хөкүмәтендә киңәшмә узды. Йолдыз (Эчкен) авылындагы янгын фаҗигасеннән зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков җитәкчелегендә өлкә Хөкүмәте вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысов, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*