Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара. Биредә 26-27 май көннәрендә Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.
Ике көн дәвамында бәйрәм кунакларын бай программа көтә. Күңел ачу 26 май – Нариман районының Каңга авылында башланып китәчәк. Анда узачак концертта Татарстанның танылган иҗади коллективлары чыгыш ясаячак.
Ә инде милли рухта бәйрәм 27 майда җәелеп китәчәк. Бу көнне Идел буе районының Җәмәле авылында Сабан туеның бөтен йолалары үтәләчәк: көрәш, ат чабышы, Россия халыкларының милли тәм-томнары, капчык киеп йөгерү, аркан тарту. Бөтенроссия сабантуе, төбәктә этнотуристик маршрутның бер урыны буларак, авылны тәкъдим итүче старт чарасы.
Милли бәйрәмебездә Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашачак.