tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара. Биредә 26-27 май көннәрендә Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.

Ике көн дәвамында бәйрәм кунакларын бай программа көтә. Күңел ачу 26 май – Нариман районының Каңга авылында башланып китәчәк. Анда узачак концертта Татарстанның танылган иҗади коллективлары чыгыш ясаячак.

Ә инде милли рухта бәйрәм 27 майда җәелеп китәчәк. Бу көнне Идел буе районының Җәмәле авылында Сабан туеның бөтен йолалары үтәләчәк: көрәш, ат чабышы, Россия халыкларының милли тәм-томнары, капчык киеп йөгерү, аркан тарту. Бөтенроссия сабантуе, төбәктә этнотуристик маршрутның бер урыны буларак, авылны тәкъдим итүче старт чарасы.

Милли бәйрәмебездә Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*