tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовия китапханәсендә чәк-чәк турында сөйләделәр
Мордовия китапханәсендә чәк-чәк турында сөйләделәр

Мордовия китапханәсендә чәк-чәк турында сөйләделәр

2023 ел Мордовия Республикасында Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шуңа күрә мәдәният учреждениеләре үткәргән күп кенә чаралар шушы датага багышланган.

Төбәк лидеры Артём Алексеевич Здунов үзенең Мордовия Дәүләт Җыелышына Юлламасында бүгенге шартларда җәмгыятьнең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә туплануы аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады. Мордовиядә 60тан артык мәдәни чара үткәрү апрель аенда рәсми старт бирелгән Халыклар бердәмлеге елы кысаларында планлаштырыла. Алар арасында төрле фестивальләр, форумнар, конкурслар, бәйрәмнәр һәм акцияләр бар. Аларның кайберләре Пушкин картасы буенча үткәрелә. Пушкин картасы тарихы 2021 елда башлана. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин, Мәдәният министрлыгы һәм Цифрлы үсеш министрлыгының уртак инициативасы белән яшьләргә аккредитацияләнгән күргәзмәләргә, концертларга, музейларга, кинотеатрларга дотация нигезендә барырга мөмкинлек бирүче проект эшли башлый. Программаны техник яктан гамәлгә ашыру «Почта-Банк»ка йөкләнгән. Аның бүлекчәләре хәтта Россиянең ерак почмакларында да бар. Өстәмә рәвештә «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» («Госуслуги. Культура») махсус кушымтасы эшләнде.

Пушкин картасы 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә дәүләттән мәдәни чараларга йөрү өчен бүлеп би-релгән акчаны алырга мөмкинлек бирә. Проектның стартында, 2021 елда, карта лимиты 3000 сум булса, 2022 елдан Пушкин картасының номиналы бер елга 5000 сум тәшкил итә.

Мордовия Рес-публикасының А.С.Пушкин исе-мендәге Милли китапханәсе, Россиянең барлык мә-дәният учреждениеләре кебек үк, Пушкин картасы буенча чаралар үткәрә. Шулай, 15 майда китапханәдә чираттагы чараны милли һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге Мордовия халыкларының тату гаиләсендә яшәүче күпсанлы халыкларның берсенә – татарларга багышлады. Николай Платонович Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университетының югары уку йортынында әзерлек факультеты студентлары өчен татар милли ризыгын чәк-чәкне әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты – студентларны татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары, милли ризыклары белән таныштыру. Моның өчен «Мордовия татарлары» дигән китап күргәзмәсен һәм Мордовия татарларының көндәлек һәм бәйрәм ризыклары турында презентация әзерләдек. Интернетта чәк – чәк әзерләү буенча мастер-класс видеосы күрсәтелде. Бүлек баш китапханәчесе Әльфия Маланьчева өйдә чәк-чәк әзерләп алып килеп, чара тәмамлангач, татлы ризык белән чәй эчү оештырылган иде.

Әльфия МАЛАНЬЧЕВА, Мордовия Республикасы А.С.Пушкин исемендәге Милли китапханәнең милли һәм туган якны өйрәнү әдәбияты

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*