tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ханисә Алишинаны юбилее белән котлады
Васил Шәйхразыев Ханисә Алишинаны юбилее белән котлады

Васил Шәйхразыев Ханисә Алишинаны юбилее белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Төмән өлкәсенә килде. Биредә татар галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ханисә Алишинаны юбилее белән котлады. Васил Шәйхразыев галимәгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер һәм татар милләтенә хезмәт итү юлында зур уңышлар теләде теләде.

Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина — татар галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2007 елдан). Җамал Вәлиди премиясе лауреаты (2021). Профессор Хәнисә Алишинаның фәнни-иҗади эзләнүләре күпкырлы. Ул 95 фәнни, 187 фәнни-популяр мәкалә, 7 монография, 4 укыту өчен кулланма-ярдәмлек чыгара. Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсе урамнарына галим-фольклорчы Хәмит Ярми, шагыйрь Булат Сөләйманов исемнәрен куйдыруда үзеннән зур өлеш кертә. Ике телнең үзенчәлекләрен нечкә белгән Хәнисә үзен оста тәрҗемәче һәм үткен телле публицист итеп таныта. 2005 елда аның «Татары земли сибирской» («Себер җирендә татарлар») исемле китабы басылып чыга һәм киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уята.Милләт язмышы — Хәнисә Алишинаның яшәү принцибы. Үзенең алдагы иҗат планнарын ул туган халкы язмышы белән бәйле төстә күзаллый.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*