tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмараның Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» яшьләр арт-резиденциясе ачыла
Кукмараның Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» яшьләр арт-резиденциясе ачыла

Кукмараның Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» яшьләр арт-резиденциясе ачыла

23 августтан 27 августка кадәр Кукмара районының Вахит авылында кабат республикакүләм «Авылга да, шәһәргә дә» яшьләр арт-резиденциясе ачыла. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Авылга да, шәһәргә дә» проекты – Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарыннан талантлы һәм иҗади балалар, яшьләр өчен барлык шартлар тудырылачак мәйданчык.

Сайлап алудан узган 20 катнашучы юнәлешләр буенча төркемнәргә берләшәчәк һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында яшәүче халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклап калу һәм аларны аларны үстерү максатыннан уникаль иҗади проектлар булдырачак.

Лабораторияләр 3 юнәлеш буенча эшләячәк:

  • «АртЛаб» (яшь рәссамнар күренешләр ясаячаклар),
  • «МузЛаб» (яшь музыкантлар фолк стилендә җырлар әзерләячәк),
  • «ДэнсЛаб» (яшь дебютлы биючеләр тарафыннан бию номерлары һәм перформанслары ясалачак).

Арт-резиденциянең йомгаклау көне һәм мәдәни продуктлары 27 августта «Авыл һәм шәһәр көне» шоу-кейсында тәкъдим ителә.

Әлеге проектка талантлы, яшь музыкантлар, рәссамнар һәм биючеләр чакырыла.

Арт-резиденциядә катнашу бушлай. Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарнда яшәүче 18-35 яшьтәге яшьләр чакырыла.

Гаризаны 2023 елның 15 августына кадәр тутырырга мөмкин: https://forms.yandex.ru/cloud/64bf94ce84227c8dd9cbeecd/

Проект 2023 елда мәдәният өлкәсендә проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иң яхшы дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре буенча (җиңүче – Кукмара район мәдәният йорты) Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Чара Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, ДБУ «Татар мәдәни ресурс үзәге», «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Кукмара муниципаль районы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*