tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт һәм Марат Әхмәтов Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәнең умартачылык комплексын карадылар
Камил хәзрәт һәм Марат Әхмәтов Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәнең умартачылык комплексын карадылар

Камил хәзрәт һәм Марат Әхмәтов Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәнең умартачылык комплексын карадылар

Бүген, Мөхәррам аеның 17нче көнендә (4нче августта), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов шәкертләрнең җәйге ял вакытында умартачылык һөнәрен үзләштерү барышы белән танышып кайтты. Биредә мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин уку йорты мәйданчыгында оештырылган умартачылык комплексын күрсәтте. Аннары шәкертләр чакырылган кунаклар һәм мөфти катнашында бал аертуда катнаштылар һәм ел дәвамында тырышлык куеп җитештерелгән хезмәт җимеше – шифалы мәдрәсә балы белән чәй эчтеләр.

Биредә бүген мәдрәсә янында урнашкан 25 оя умартаның берсеннән бал суыртуда мөфти хәзрәт үзе дә шәхсән катнашты. Ул шушы җәйдә тупланган мул уңышны үз күзләре белән күреп китте. Җитәкчеләргә шулай ук умартачылык продукциясеннән торган товарларны һәм кирәк-яраклар күргәзмәсен күрсәттеләр.

Мәдрәсә каршында умартачылык буенча оештырылган тәҗрибә участогын карап чыкканнан соң, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов соклануын белдереп, биредә мәдрәсәдә шәкертләр белем белән бергә әхлак һәм тормыш тәрбиясе алсыннар өчен зур көч куелуын билгеләп үтте.

Шәкертләрне умартачылык һөнәренә өйрәтү һәм хезмәт тәрбиясе бирү барышы белән якыннанрак мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм егетләргә умартачык буенча практик дәресләр бирүче Хәлиулла хаҗи Мәгъсүмов сөйләп үтте.

– Без бүген шәһәр уртасында урнашкан мәдрәсәдә умарталыкта бал алып күрсәттек. Безнең дини белем белән бергә өстәмә һөнәри белем дә бирәсебез килә. Араларында бик тә кызыксынучы шәкертләр бар. Без яз аеннан тәҗрибә мәйданчыгында шәкертләр белән җиң сызганып эшли башлыйбыз: ревизия ясыйбыз, дәвалыйбыз, кәрәзләр куябыз, кортларны аерабыз, бал җыю сезонына әзерләнәбез. Безнең төп максатыбыз – шәкертләргә эш процессын күрсәтү, – дип аңлатып үтте Хәлиулла хаҗи. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кыш көне теоретик белемнәрне шәкертләргә умартачы Тимур абый Ибраһимов бирә.

Ильяс хәзрәт сүзләренчә, биредә ел саен мәдрәсә шәкертләренә куллану өчен җитәрлек бал җитештерелә. Шәһәр шартларында бер оя умарта якынча 10 кг бал бирә. Төп максат – бал алу түгел, ә эш тәҗрибәсе белән танышу. Хәзерге вакытта мәдрәсә бинасы янәшәсендә 25 баш корт оясы бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә умартачылык һөнәренә шәкертләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән өстәмә белем бирү лицензиясе нигезендә өйрәтәләр һәм таныклык тапшыралар.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*