tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия тарихы көзгесендә Оренбург татарлары
Россия тарихы көзгесендә Оренбург татарлары

Россия тарихы көзгесендә Оренбург татарлары

2023 елның 31 июлендә Сакмар районы Татар Каргалысы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Россия тарихы көзгесендә Оренбург татарлары (XVIII гасырның икенче өчтән бере – XXI гасыр башы)” дигән түгәрәк өстәл узды.

Бу чараны оештыручылар ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Оренбург өлкәсенең татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте.

Түгәрәк өстәлнең төп максаты – ыруг һәм гаилә тарихына кызыксыну уяту, шулай ук Оренбуржье татарлары һәм татар авыллары, торак пунктлары тарихын өйрәнү.

Түгәрәк өстәл эшендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

– Оренбур татарлары тарихында шәхеснең роле;

– Шәҗәрә: материалларны төзү проблемалары, аларның үзенчәлекләре;

– Оренбург татарларының билгеле династияләре: тарих һәм хәзерге заман

– Оренбург татарларының торак пунктлары тарихы;

– Оренбург татарларының архитектура һәйкәлләре;

– XVIII-XX гасыр башында татарларның эшкуарлык эшчәнлеге.

Түгәрәк өстәлнең модераторы – Рөстәм Әминов, тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, Казан шәһәре, Татарстан Республикасы.

Эш башында сәламләү сүзе белән Оренбург өлкәсе татар крайны өйрәнүчеләре җәмгыяте җитәкчесе, Оренбург төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Президиумы әгъзасы, крайны өйрәнүче-тикшерүче Әнвәр Искәндәров (Татар Каргалысы авылы, Сакмар районы) чыгыш ясады.

Докладлар белән чыгыш ясадылар:

– Әминов Рөстәм Равилевич (т.ф.к., ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, Казан шәһәре) – «Кайсаровлар нәселенең тарихы».

– Кушмөхәммәтов Рәшит Фәйзрахман улы (крайны өйрәнүче-тикшеренүче, Переволот районы Чесноковка авылы) – «Туган авылны өйрәнү тәҗрибәсеннән». Ул шулай ук үз төбәге тарихы буенча язылган китаплар күргәзмәсен дә үткәрде.

– Абдулхаликова Әлфия Гайсовна (педагогика фәннәре кандидаты, доцент, крайны өйрәнүче-тикшерүче, Оренбург шәһәре) – «Рәмиевләр: Ватан патриотлары династиясе».

– Ганиев Айрат Радикович (крайны өйрәнүче-тикшеренүче, Казан шәһәре) – «Чиручи нәселе һәм Татар Каргалысы». Аларның гаиләсендә әбиләре кичләрен әкият урынына риваят (предание) сөйләгәнен белү кызыклы булды, ул аларның шәҗәрәсе турында телдән риваят булып чыкты. Шулай итеп, аларның нәселе үзенең шәҗәрәсен саклап кала алган.

– Уразова Галия Мәхмүт кызы (крайны өйрәнүче-тикшеренүче, Татар Каргалыcы авылы, Сакмар районы) «Мөхәммәтяровлар нәселе тарихынан». Үз чыгышында шәҗәрә буенча кызыклы фактлар китерде, бабайларыныкы булган һәм алар үз нәселенең реликвиясе буларак саклаган мөһерне күрсәтте.

– Рәхмәтуллин Әгъзам Сәмигулла улы (Сакмар авылы мәчетенең имам-хатыйбы, Сакмар районы) «Рәхмәтуллиннар казак нәселенең тарихы: үткән һәм хәзерге заман». Рәхмәтуллиннарның Үрге һәм Түбән Чебенле авылы тарихындагы роле һәм нәселе турында кызыклы хикәя бирде.

– Едиханова Ильвера Хәким кызы (крайны өйрәнүче-тикшеренүче, педагогик хезмәт ветераны, Никитино авылы, Сарыкташ районы) – «Сулюкмановлар нәселенең тарихы».

– Зубаиров Фарат Абдулбареевич (крайны өйрәнүче-тикшеренүче, хәрби пенсионер, Оренбург шәһәре) – «Зубаировлар нәселенең тарихы».

– Шәрәфетдинова Василә Хәлим кызы (Х.Ямашева исм. китапханәнең әйдәп баручы хезмәткәре, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Оренбург шәһәре) – «Сәүдәгәр Хөсәеновлар феномены».

– Рябуха Андрей Сергеевич (т.ф.к., Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Оренбур федераль тикшеренү үзәге ФГБУН аспирантурасы мөдире, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы эксперты, Төбәк-ара фәнни үзәк “Наследие” рәисе, Оренбург шәһәре) – «XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы Оренбур шәһәренең татар сәүдәгәрләренең архитектура мирасы (Хөсәеновлар гаиләсе белән бәйле объектлар мисалында)». Андрей Сергеевич Хөсәеновлар гаиләсе белән бәйле биналарның өлкәдә генә түгел, ә башка төбәкләрдә дә булуы турында сөйләде һәм күрсәтте.

– Табульдин Юлай Закир улы (Переволоцки районы Кубанка авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең география һәм биология укытучысы) – «XX гасыр башында Оренбур мөселманнарының эшкуарлык эшчәнлеге». Үзенең презентациясендә сәүдәгәрләрнең конкрет исемнәрен китерде һәм аларның эшкуарлык эшчәнлеге турында сөйләде.

– Омарова Әлмирә Шигаповна («РФ мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре», крайны өйрәнүче-тикшеренүче (Биктимер авылы, Сарыкташ районы) «XIX гасырда Оренбург губернасында мәчетләр төзү». Үз чыгышында мәчетләрнең ролен һәм әһәмиятен, аларның Оренбург губернасында төзелеш шартларын күрсәтте.

– Әхмәдиев Марсель Ренат улы (КФУ студенты, Казан шәһәре) – «1751 һәм 1753 елларда Каргалы татарларының Һиндстанга сәяхәте».

– Йосыпов Рамил Әсгать улы (крайны өйрәнүче-тикшеренүче, Никольское авылы, Куандык районы) – «Куандык районы Никольское авылы тарихыннан». Архив документларына таянып, Рамил Әсгать улы кызыклы мәгълүматлар, аерым алганда, авылның беренчел исеме “Яңа Каргалы” турында мәгълүмат китерде.

– Абдулменева Хәзирә Гыйззәт кызы (педагог-теолог, крайны өйрәнүче-тикшерүче, Оренбур шәһәре) – «Мәһрифәтче, шагыйр Төхфәт Ченәкәйнең юбилеена багышлап». Ул үзенең чыгышында Оренбург шагыйрьләренең исемнәрен белүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Үз вакытында шагыйрь Төхфәт Ченәкәй яшь Муса Җәлилгә әдәби эшчәнлегендә дә, тормыш авырлыкларын җиңүдә дә ярдәм итә.

– Хөсәенов Нур Фирхәт улы (крайны өйрәнүче-тикшерүче, Оренбург шәһәре) – «Оренбур татарларының динен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауда абруйлы шәхесләрнең роле һәм йогынтысы». Нур Фирхәт улы имам Даутов турында һәм Каргалы, Югары һәм Түбән Чебенле авыллары тарихы турында, шулай ук “Оренбуржье татарлары” дигән мөһим китаплар язган Искәндәров Рәшит абый турында эмоциональ рәвештә сөйләп узды.

– Сөләйманова Нурия Нәфис кызы (крайны өйрәнүче-тикшеренүче, Янгиз-Марьевка авылы, Сакмар районы) – «Татарлар – Оренбург өлкәсе Социалистик Хезмәт Геройлары». Нурия Нәфис кызы татарларның җитештерү һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән хезмәт өлеше турында сөйләде, алар югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр һәм аларның хезмәте югары бүләкләр һәм “Социалистик хезмәт Герое” исеме белән бәяләнгән.

Түгәрәк өстәл эшендә ТНВ телевидениесе дә катнашты. Тележурналист Ф. Абсәләмова Р.Р.Әминовтан, А.Р.Искәндәровтан, А.Г.Абдулхаликовадан, Ф.А.Зөбәеровадан интервьюлар алды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар аның оештыручыларына – ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Р.Р.Әминовка, татар крайны өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе А.Р.Искәндәровка, безнең ОРТМММ оешмасына, Татар Каргалысы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Низаметдинова Тәүхидә Фәрит кызына зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Әлмирә Омарова, туган якны өйрәнүче-тикшеренүче.
Сарыкташ районы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*