tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръәнне яттан укырга өйрәтәләр
Коръәнне яттан укырга өйрәтәләр

Коръәнне яттан укырга өйрәтәләр

14 августта Питрәч Җәмигъ мәчетендә балалар һәм олылар өчен Изге Коръәнне ятлау буенча дәресләр башланачак. Аларны Коръән-хафиз – Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Субхиддин Кари алып барачак.

Райондагы кайбер гаиләләр – Ислам кануннары буенча яшәүче мөселманнар, үз балаларын да шундый ук рухта тәрбияләргә тырышалар. Ислам буенча, изге Коръәннән бер генә хәреф  булса да укыган кеше ун тапкыр бүләк алачак дип санала. Шуңа күрә сүрәләрне һәм аятьләрне өйрәнү һәр мөселман өчен изге эш: балалар өчен дә, олылар өчен дә.

– Җиде яшьтән балаларны чакырабыз. Аларның хәрефләрне танып белүе мөһим. Чөнки безнең дәресләр нәкъ изге китап нигезләреннән башлана. Без укуга гендер чикләүләре куймыйбыз, шуңа күрә дәресләргә кызлар да килергә мөмкин, – дип сөйләде Җәмигъ мәчете укытучысы Алмаз хәзрәт Газимов. – Коръән – зирәклек һәм үгетнәсыйхәтләрнең бетмәс чыганагы, белем хәзинәсе һәм Аллаһы Тәгаләдән  бүләкләү алу чарасы, –  дип билгеләп үтте ул.

Алмаз хәзрәт  Газимов сүзләренчә, хафиз Питрәч районында калырга планлаштыра.

– Аның тәҗрибәсе зур, ул Коръәнне тиз һәм сыйфатлы өйрәнүнең нечкәлекләрен, серләрен яхшы белә, –  дип билгеләп үтте Алмаз хәзрәт.

Чыганак: pestrecy-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*