tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милләтеңнең якты кояшы син» турниры батырлары билгеле булды
«Милләтеңнең якты кояшы син» турниры батырлары билгеле булды

«Милләтеңнең якты кояшы син» турниры батырлары билгеле булды

Иләбәр авылы янындагы Сабантуй мәйданчыгында махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция капитаны Айсаф Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде

Иләбәр авылы  янындагы Сабантуй мәйданчыгында махсус хәрби операция зонасында хезмәт  бурычын  үтәгәндә һәлак булган полиция  капитаны Айсаф Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде.  «Милләтеңнең якты кояшы син» дип исемләнгән бәйгедә  Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Мамадыш   районнары спортчылары  катнашты. Ярышларның ачылышына Айсафның көрәшче әтисен, гаиләсен, туганнарын  хөрмәт итеп республика  спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, республика буенча  Эчке эшләр министрлыгының  миграция мәсьәләләре буенча   җитәкчесе урынбасары Антон Губачев, Балтач районы башкарма  комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм башкалар   килде.

Айсаф Айдар улы Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе  иде.   Вазифасын күңел биреп башкарды, эшендә билгеләнгән  максатларга ирешүне бурыч итеп  куйды.

“Айсаф әтисенә ияреп, көрәш белән шөгыльләнде, яшьтән  спорт белән тәрбияләнде һәм   алдагы тормышында  чын ир-атларга  хас   хезмәт  юлын   сайлап,  ахыргы  көненә  кадәр Ватан  алдындагы  бурычын  үтәде. Барлык сыйфатлары белән  дә чын мәгънәсендә үсеп   килүче  буынга  үрнәк итеп  куярлык  егет  иде. Ул безнең хәтерләрдә шулай  сакланып   калды. Сез дә  спорт белән чыныгасыз,  татар  көрәше дәвамчылары барында  киләчәгебез  өметле. Бу  ярыш та традициягә керер китәр,  яшь батырларны  үзенә тартыр”,– диде  үзенең  чыгышында башкарма  комитет җитәкчесе Марат Ишниязов.

Хәлил Шәйхетдинов та  шушы  фикерге  куәтләде. “Миңа инде турнирны төп оештыручының Айсафның  күршесе Алмаз булуын әйттеләр. Спонсорлар  күп табылган. Алмаз,  сезгә зур рәхмәт. Айсафны онытмаучылар барында турнир да дәвам итәр”,– диде  ул. Чыннан да, Айсафның якын дусты, “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зариповның идеясен район  башлыгы  Рәис Миңнеханов та хуплап  алган һәм хәер-фатыйхасын  биргән. Ил  төкерсә,  күл  җыела дигәндәй, 25ләп  спонсор (алып  баручы Ленар Биктимеров аларның исемнәрен мәйданда ике тапкыр  кабатлады) биргән  акчага көрәштә призерларны бүләкләрлек (1нче  урын -18 мең, 2нче  урын -15 мең, 3нче   урын- 12 мең, 4нче  урын -5  мең), артистлар  чакырырлык, ашауны оештырырлык  фонд  җыелган. Инде турнир батырлары  һәм призерлар белән танышыйк:

60 кг.га  кадәр. 1. Нияз Хәлиуллин (Саба). 2. Ильяс Йосыпов (Балтач). 3.  Раил Хәбибрахманов (Мамадыш). 4. Динарис Таҗетдинов (Арча).

70 кг.га  кадәр. 1. Алмаз Биккинин (Иске Икшермә). 2. Ранил Хәйретдинов (Арча). 3. Ришат  Мөбарәков (Саба). 4. Раил Мирзасалихов (Иске Икшермә).

80 г.га  кадәр. Айнур Нургалиев (Мамадыш). 2. Фирдүс Сәгъдиев (Арча). 3. Азат Галиев  (Иләбәр). 4.Ранис Таштиев (Тимершык).

90 кг.га  кадәр. 1. Алмаз Сәетов (Теләче). 2. Илшат Фазылҗанов  (Арча). 3. Рөстәм Сираҗиев (Балтач). 4. Динияр Моратов (Арча).

110 кг.га  кадәр. 1.Делюс Закиров  Югары Симет). 2. Илшат Идиятов (Арча). 3. Рифат Әхмәдуллин (Олы Арташ). 4. Нияз Зарипов (Олы Шыңар).

130 кг. 1. Данис Закиров (Саба). 2. Рәдис Сәмигуллин (Балтач). 3. Фәнзил Нуриев (Иләбәр). Айзат Сәмигуллин (Өтернәс).

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*