tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабаның «Гаилә паркы»нда кичке уен гөрләде
Сабаның «Гаилә паркы»нда кичке уен гөрләде

Сабаның «Гаилә паркы»нда кичке уен гөрләде

Мишә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре hәм Лесхоз, Сабабаш авылы узешчән артистлары шимбә кичендә Саба бистәсенең «Гаилә» ял паркында Саба халкын ял иттерде.

“5 нче августта  Мишә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре hәм Лесхоз, Сабабаш авылы узешчән артистлары Саба бистәсенең “Гаилә” ял иту бакчасында әби- бабаларыбыздан килгән гореф- гадәтләрне дәвам итеп, “Кичке уен” оештырып, халык куңеленең нечкә кылларына утеп керделәр hәм халыкны куңелле ял иттерделәр. Без уз тарафыбызга Саба халкыннан җылы сузләр ишеттек, татар халык уеннары уйнадык, борынгы  онытылып барган җырларны җырладык. Килдебәк мәдәният йорты мөдире Локманов Радик Әсхәт улы hәр чыгышны гармун моңына кумеп, әйдәп барды. Тамашачылар да, артистлар да ифрат дәрәҗәдә канәгать калып, рухи байлык алып таралыштылар.” -, дип хәбәр итә  Килдебәк авыл мәдәният йорты.

Чыганак: rdk-saby.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*