tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 100 дән артык бала «Апуш. Нәниләр» театраль мәктәп-студиясенә кастингта катнашты
© Salavat Kamaletdinov
© Salavat Kamaletdinov

100 дән артык бала «Апуш. Нәниләр» театраль мәктәп-студиясенә кастингта катнашты

3 нче сентябрьдә «Шәрык» клубында «Апуш. Нәниләр» яңа мәктәп-студиясенә кастинг узды. Анда дүрт яшьтән алып сигез яшькә кадәрге йөздән артык бала катнашкан.

Балалар төрле юнәлешләрдә осталык күрсәттеләр – вокал, шигърият, бию, шулай ук жюри әгъзаларының биремнәрен үтәделәр. Биш сәгатьлек кастингтан соң мәктәп-студиягә 40 бала сайлап алынды.

«Бу кастинг беренче чиратта безнең сәнгать һәм иҗатка тартылган бик күп талантлы балаларыбыз барлыгын күрсәтте. Икенчедән, без нәниләргә дә татар студиясе кирәклеген аңладык. Сорау чыннан да югары. Димәк, безгә бу юнәлешкә тагын да күбрәк игътибар бирергә, өстәмә мөмкинлекләр турында уйларга кирәк. Моңа кадәр без нәни балалар белән эшләмәдек, бу безнең өчен беренче тәҗрибә. Шуңа күрә хәзер эшне башлау мөһим», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Балаларның талантларын «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, яңа мәктәп-студия кураторы Гүзәл Сибгатуллина, ТР атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Гөлназ Нәүмәтова һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә урнашкан «Апуш» студиясе хореографы Миләүшә Гыйльметдинова бәяләде.

«Без беренче чиратта баланың үзен сәхнәдә ничек тотуына, дулкынлануны ничек җиңүенә игътибар иттек. Без аларга биргән биремнәрне ишетү, аңлау һәм үтәү дә мөһим иде. Әлбәттә, баланың харизмасы да, ачыклыгы да зур роль уйный. Җырлау һәм хореографиягә килгәндә, безнең өчен иң мөһиме – балаларның сәләтлелек билгеләрен күрү иде», – дип аңлатты Алия Фәйзрахманова.

«Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе алдагы көннәрдә эшли башлаячак. Аның тәрбияләнүчеләре атнага өч тапкыр татар телендә вокал, сәхнә сөйләме, актерлык осталыгы һәм хореография буенча бушлай дәресләргә йөриячәк. Мәктәп-студия остазлары – профессиональ педагоглар һәм театр артистлары, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Мәктәп-студия ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларныңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме Казан Мэриясе тарафыннан ачылды. Учреждениенең төп максатларының берсе – балаларда мавыктыргыч һәм танып белү дәресләре аша татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*