1969 нчы елның 15 нче ноябрендә Казан шәһәрендә туа
Белеме:
- 1993 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын “Журналист” белгечлеге буенча тәмамлый.
- 2003 елда «Урал дәүләт хезмәте академиясенең Ижевск шәһәрендәге филиалы»н “Дәүләт һәм муниципаль идарәсе” белгечлеге буенча тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге:
- 1991-2003 еллар – ГТРК Удмуртия, Ижау телевидение студиясе хәбәрчесе;
- 2003-2011 еллар – “Янарыш” мәгълүмат-нәшрият үзәге директоры, баш мөхәррир;
- 2011-2012 еллар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет рәисе урынбасары;
- 2012-2023 еллар «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» директоры;
- 2023 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе.
Исемнәре:
- Удмуртия Республикасының Атказанган журналисты;
- Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.
Бүләкләре:
- “Казанның 1000- еллыгы истәлегенә” медале;
- “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале;
- “2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда актив катнашкан өчен” күкрәк билгесе;
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт Хаты;
- Россия милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесенең Рәхмәт хаты;
- 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Президенты грамотасы;
- 2014 елда Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре конкурсында җиңүче (I урын) (Пермь шәһәре);
- 2020 елда Бөтенроссия иҗтимагый премиясенең “Милләт горурлыгы” номинациясе лауреаты (Мәскәү шәһәре).
Гаилә хәле:
Өйләнгән, өч улы һәм кызы бар.