«Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри бәйгесеннән абсолют җиңү белән кайтып төшкәннән соң, Айсылу Лотфуллина җиңүен уртаклашырга Арча районы Яңа Кенәр авылына әти-әнисе янына туган йортка кайтты. Айсылуның әти-әнисе Газинур абый белән Равилә апа Лотфуллиннар «Интертат»ка кызларының җиңү тарихын сөйләде.
Узган атнада Казанның 41нче мәктәбенең мәктәпкәчә төркемнәр тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәреннән «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри бәйгесеннән абсолют җиңү белән Казанга әйләнеп кайтты. Тәрбиячене хезмәттәшләре, дуслары һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин аэропортта каршы алып тәбрикләде. Бит очыннан үбеп тә алды әле.
Ялларда исә Айсылуны күрешүләрнең иң кадерлесе, котлауларның иң әһәмиятлесе көтә – Айсылу җиңүен уртаклашырга Арча районы Яңа Кенәр авылына әти-әнисе янына туган йортка юл тота.
Мин сөйләшкәндә, Газинур абый белән Равилә апа Лотфуллиннар йортында бәйрәм иде – кызлары Рәсилә, Алсу һәм Айсылулар кайтуны көтәләр. Җомга иртәсендә әниләре аш бүлмәсендә күңелле мәшәкатьләр белән тыз-быз килә, әти кеше – мәчеттән намазын укып кайтып, ихатада мал-туар, кош-кортны карарга тотынмак булып йөри, үзе минем белән сөйләшә. «Менә мәчеттән кайтып кердем дә кош-кортка бәрәңне пешереп тугылый идем әле», – диде мин шалтыратып, хәл-әхвәлен белешкәч, Газинур абый. «Вакытсыз борчып, эшегездән бүлдердем алайса?» – дип соравыма Газинур абый: «Юк ла-а-а, монда эш бетәмени, кайчан шалтыратсаң да берәр эш майтарган мәлебез була инде ул», – диде.
«Бүген балалар кайта. Тәмлене пешереп, мунчаны ягып каршы аласы килә инде. Атлаган саен кайта алмыйлар бит. Шуңа күрә кызлар кайтып өйдә җыелган көннәр – гел бәйрәм күк. Бу юлы исә чын мәгънәдә бәйрәм – Айсылу чит төбәктә торып, бәйгедә көч сынашып, җиңү белән Татарстанга әйләнеп кайтканнан соң менә, ниһаять, безнең янга да җиңүен уртаклашырга кайта», – ди Газинур абый.
Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы һәм тәрбиячесе исеме өчен 104 катнашучы көрәште: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Айсылу Лотфуллинаның Татарстанга 32 регион арасында абсолют җиңүне яулап кайтуы – бөтен республика өчен зур вакыйга, мәртәбәле күренеш булды. Әмма кешенең җиңү-отышлары өчен барыннан да ныграк сөенүче, горурланучы – ул әти-әни. Ихластан җанату, куануда әти-әни кеше белән беркем ярыша алмый. Айсылуның әтисе Газинур абый да, горурлыгын яшерә алмыйча, кызының җиңү тарихын сөйләде.
«Айсылуның бу җиңүе – гаҗәеп тә, гаҗәеп тә түгел. Нигә дигәндә, шушындый дәрәҗәдәге бәйгедә беренчелекне яулап кайту – ул зур нәрсә. Чит төбәктә, әллә ничә катнашучы арасында үзеңне иң-иңе итеп күрсәтә алу җиңел түгел. Бу, бер яктан, әйе, могҗизаи күренеш. Икенче яктан, Айсылуның җиңү белән кайтуы гаҗәп тә түгел. Ул тотынган эшен җиренә җиткереп, идеаль дәрәҗәдә башкарырга күнеккән. Айсылу – тырыш, максатчан, хезмәт ярата торган кыз. Эш эшләгәндә ару-талуны белмичә, тырмашып эшләп, теләгәненә ирешә торганнардан. Кыяфәткә йомшак, тыйнак, тыныч кебек ул үзе. Әмма асылда Айсылу сер бирми торган, үткер, хәрәкәтчән. Кечкенәдән шундый булды.
Кызларыбыз өчәү: 1988 елның 15 мартында беренчебез Рәсилә туды, 11 ай үткәннән соң, 1989 елның 10 февралендә, игез кызларыбыз Алсу белән Айсылу тудылар. Өчәү бергә тәгәрәшеп үстеләр. Мин аларны тезеп бастыра идем дә баян тарта идем. Боларны җырлатам. Кич саен шулай баянны чыгарам да, боларны тезеп бастырам: өчәү җырлап басып торалар. Шулай җырга-моңга хәвәс булып үстеләр. Хәзер уйнамыйм инде. Картайдым. Кызлар да үстеләр. Тезеп җырлатырга өйдә кеше юк», – дип көлә әти кеше.
«Биш рәтле, өч рәтле баяннарым әнә өйдә ята. Язып куй монысын да, берәр кирәк кеше укыса, белсен миндә барын, сатып биреп җибәрәм, килеп алсын», – дип тә өстәде әле Газинур абый.
«Өчәү бергә беренче сыйныфка бардылар кызлар. Бергә тезелешеп утырып укыдылар. Өчесе дә бик яхшы укыдылар. Монысына мин «гаепледер» инде – бик тәлапчән, кырыс әти булдым. «Укырга, укырга, укырга!» – дип тукып тордым.
Кызларны бик үчтекиләп үстереп булмады. Эштән баш чыкмады. Авыл җирендә, эштән кайткач, тагын ихатага, абзарга чыгып чабасың. Кызлар мөстәкыйль булып, бер-берсен карап үстеләр.
Кызларның иң хәрәкәтчәне, иң чаясы, иң тапкыр сүзлесе, иң үткере – Айсылу булды. Дәресләрдә гел Айсылу кул күтәреп утыра торган булган. «Төшереп тә тормый иде кулын», – дип искә ала укытучылары. Игез балалар холыклары белән бер-берсенә охшамыйлар, диләр. Чыннан да шулай ул. Алсу тыйнаграк, тынычрак, басынкырак һәм төгәлрәк кеше – әнисенә тарткан. Ә Айсылу миңа охшаган инде: кызу, җитез, хәрәкәтчән, кызыксынучан.
Өлкән кызыбыз Рәсилә фармакология өлкәсендә эшләп йөри, Алсу белән Айсылу укытучылыкны сайладылар. Безнең нәселдә гел педагоглар. Үзем дә, тормыш иптәшем дә 40 елга якын Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә эшләдек. Бүген лаеклы ялда инде. Хәләл җефетем ягыннан да, минем яктан да укытучылар, тәрбиячеләр күп. Югары уку йортында Алсу – инглиз-гарәп теле, ә Айсылу – инглиз-татар теле юнәлешен тәмамладылар. Алсу инглиз телен укытса, Айсылу татар телен укыта бүген», – ди Газинур абый Лотфуллин.
«Кияүдәме соң кызларыгыз?» – дип сорыйм. «Кызларга 34 яшь. Әле берсе дә кияүдә түгел, әлхәмдүлилләһ, Аллаһка шөкер», – ди әти кеше. «Кияүгә биреп җибәрәсегез килми инде алайса, кыз бала шулай кадерле була шул», – диюемә Газинур абый: «Юк, бирәсебез килми, – дип әйтмим инде. Акыллы бәндәләр килеп сораса, без биреп җибәрәбез инде, сеңлем. Әле сораучы юк. Бик әйбәт. Ашыкмасыннар әле», – дип җавап кайтарды.
«Айсылуның 12 ел педагогик стажы бар. Ул арада инде нинди генә бәйгеләрдә катнашмады Айсылу. Югары категорияле укытучы булып та өлгерде. Бу бәйгедә – «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы – 2023»тә катнашу нияте барлыгы турында бер шалтыратышкач сөйләде. «Азакка таба ук барыйм микән, катнашыйм микән», – дип икеләнгән төсле итте. «Катнаш, кызым», – дидек. «Бик авыр, катлаулы бәйге бит, әти, күп вакыт, көч һәм тырышлык кирәк булачак», – диде. «Владикавказга барасы булачак, йөрергә микән инде, йөрмәскә генә микән», – дигәндәй әйтте. Эшен, бакчадагы балаларын ташлап бәйгегә «чумасы» була, дигән сүзе иде инде ул аның. «Күңелеңдә калмасын, катнаш. Бу мөмкинлекнең башка булмавы да бар. Булган чакта катнашып кал. Әле гаиләң, өйдә көткән ирең, балаларың юк. Владикавказ түгел, әллә кайларга да чыгып китә аласың иркенләп. Эх, катнашмадым шунда, барасы булган икән, диярлек булмасын. Катнаш!» – дидем.
Шулай итеп катнашырга карар кылды. Владикавказга юл тоттылар. Бик борчылып тордык инде. Әллә кайларга, ерак җирләргә, тау араларына китеп бардылар бит. Кыз бала өчен икеләтә борчыла бит инде ул әти-әни кеше. Яман кешеләр очрамасын, бәла-казаларга юлыкмасын, изге кешеләр генә юлдаш булсын, йөргән юллары уңсын, эшләгән эшләре хәерле булсын, дип берөзлексез теләп, укып тордык. Айсылу анда чакта гел аның өчен сорап догадан өзелмәдек. Бу җиңү – Аллаһтан бирелгән җиңү ул.
Сынау арты сынау үтә торгач, башта 35 катнашучыга калдылар. Аннары шуларның 15ен сайлап алганнар. Аннары 5 кешегә калдылар. Ул 5 кеше арасында кем генә юк иде… Мордовиядән, Якутиядән, әллә кайсы төбәкләрдән катнашучылар иде анда. Шуларның берсе – безнең Айсылу булды. Бишлеккә кергәч җиңү ихтималы барлыгы аңлашыла иде. Берөзлексез Аллаһтан Айсылу өчен иң яхшысын, иң хәерлесен сорадык.
Кыз кешеләр әниләре белән күбрәк сөйләшә бит инде ул. Әнисенә шалтыратып торды гел. Әнисе миңа җиткерә инде. Бүген тегеләй иткәннәр икән, иртәгә болай эшләячәкләр икән, аннары шундый сынау була икән, бүген моңа әзерләнә икән, дип сөйләп торды әнисе. Һәр кичне телефоннан сөйләшеп тордык шулай.
Финалга 2 көн кала, Айсылу хәбәргә чыкмый башлады. Эшләре шулкадәр тыгыз, әзерләнүләре көчле иде. Бөтенләй сөйләшергә чара таба алмады. Борчылып, хәбәр көттек. Бүләкләү тантанасыннан соң Айсылу хәбәргә чыгар, берәр нәрсә әйтер, дип, сабыр иттек.
Тик Айсылудан хәбәр килеп җитмәде. Кичкә таба бер мәлне иптәшем белән икебезнең телефоннар шартлый башлады. Трубканы алган саен «Котлыйбыз!» дигән сүзләр яңгырады. Танышларыбыз да, бер белмәгән кешеләр дә шалтырата… Шаккаттык. Без бу яңалыктан бөтенләй телсез калдык. Бер-беребезгә карашып утырабыз. «Чын микән бу? Дөрес хәбәр микән?» – диешә башладык. Ул арада берөзлексез телефоннарга котлаулар яуды. Шулай итеп, Айсылу үзе шалтырата алганчы, безгә сөенче хәбәр алып килеп җитештеләр. Куандык. Ул сөенеч хисе әле һаман өй эчендә һавада эленеп тора. Чып-чын бәйрәм!» – дип искә ала Газинур абый.
«Горурлык хисен яшерә торган түгел. Бу – чыннан да бик зур җиңү. Минем үзем өчен бу – башка сыймаслык вакыйга: әллә кайда таулар арасына китеп бар да, фәлән кеше арасында көч сынаш һәм шунда җиңеп тә чык. Осетин балаларына татар теле дәресе биреп кара син… Горурланам. Ихластан горурланам Айсылу белән!» – ди әти кеше.
Айсылу Лотфуллина: «Бәйгедә, иркенләп, үз телебездә – татар телендә сөйләшергә тырыштым»
Айсылу бәйгедәге сынауларның берсендә Владикавказ бакчасында осетин балаларына татар теле дәресе бирә. Бу хакта ул «Интертат» хәбәрчесенә җиңүчене аэропортта каршы алу тантанасында сөйләде.
«Осетин балаларына дәрес биргәндә, мин аларның татар сөйләмен кызыксынып тыңлауларына игътибар иттем. Әлбәттә, дәрес тулысы белән татар телендә бармады. Анда дәүләт телләре – осетин һәм рус теле. Дәресне рус телендә алып бардым. Татар телендәге сүзләрне кабатлап, җөмләләр төзеп карау балаларга кызык булды. Алар моны авырлык белән эшләделәр, әмма күзләре янып тора иде. Бу – уңышлы дәреснең төп ингридиенты. Балада кызыксыну уята алсаң, мәгълүматны җиткереп, аны нәрсәгәдер төшендереп, өйрәтеп була. Чит телнең яңгырашы аларга кызык тоелды. Күзләрен дә алмыйча тыңладылар дәресне. Шулай итеп дәрес бер тында үтеп китте», – дип искә алды тәрбияче.
Шуңа игътибар иттем – Айсылу интервью биргәндә дә җөмләләрен уйнатып, кызык итеп сөйли, игътибарны җәлеп итә. Әйтерсең лә һаман да дәрестә, без – бәләкәй балаларга бик кызык итеп дәрес аңлата сыман. Мөгаен, аның укучыларына дәресләрдә бик кызыктыр.
«Бәйге һәрберсе төпле әзерлек таләп иткән 4 этаптан торды. Этапларның һәрберсенә ныклап әзерләнергә кирәк иде. Берсен үтсәң, икенчесендә дә сынала аласың. Икенчесен үтсәң, өченчесенә дә узасы килә. Өченчедән дүртенчегә чыккач, җиңү теләге чиктән ашты. Беренче этапта без үзебезне визитка ярдәмендә тәкъдим итәргә тиеш булсак, икенче этапта балаларга дәрес биреп күрсәтергә тиеш идек. Өченче этап булып тәрбия дәресе бирү торды. Финалда без коллегаларыбызга мастер-класс күрсәттек», – диде Айсылу.
«Сынаулар программасы тыгыз булды. Төн йокыларыннан баш тартып әзерләнеп чыктык. Эшләгәч, яхшы итеп эшлисе килде. Аннан-моннан гына катнашу өчен Владикавказга ук килмисең бит инде. Аннары мин бәйгедә зур җаваплылык хисе белән көч сынаштым. Мин Татарстаныбыз исемен яклавымны аңлый идем. Шул сәбәпле мин бәйгедә бик дулкынланып, зур җаваплылык тоеп, үземне күрсәттем. Татарстан данын шундый югары дәрәҗәгә күтәреп, исемебезне аклап, җиңүне үзебезнеке итеп кайтып китә алуыбыз белән мин бик канәгать», – диде җиңүче.
Бу җиңүе Айсылуны татар телен, татар милләтен югарыга күтәрүче, аның дәрәҗәсен күрсәтүче, исемен аклаучы шәхес буларак тарихка кертте. Айсылу үзе бәйгедә татар тәрбиячесе булуын горурлык белән күрсәтеп кайтуын белдерә.
«Бәйгедә, иркенләп, үз телебездә – татар телендә сөйләшергә тырыштым. Безнең тел дә яңгырасын, безнең телне дә ишетсеннәр, дидем. Минем Татарстаннан килүем әллә каян күренеп, күзгә ташланып торсын, дип тырыштым. Төрле тел укытучылары, тәрбиячеләре арасында мин үземнең татар тәрбиячесе булуымны горурлык белән күрсәттем. Мин мәктәбемә, Казаныма, Татарстаныма җиңү алып кайтуым белән бик бәхетле», – дип тәмамлады сүзен Айсылу.
Чыганак: intertat.tatar