tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Без якташларыбыз белән горурланабыз: 100 кеше, 100 хикәя»
«Без якташларыбыз белән горурланабыз: 100 кеше, 100 хикәя»

«Без якташларыбыз белән горурланабыз: 100 кеше, 100 хикәя»

Быел Төмән муниципаль районына 100 ел. Район үзенең тарихи һәм мәдәни мирасы, авыл хуҗалыгында җитештерү нәтиҗәләре белән дан тота, ә шулай да төп горурлыгы – аның кешеләре!

Төмән муниципаль районының китапханә системасы «Без якташларыбыз белән горурланабыз: 100 кеше, 100 тарих» мәдәни-агарту проектына старт бирде. Аның төп максаты: Төмән районының 18 яшькә хәтле яшүсмерләрендә һәм яшьләрендә район үсешенә шәхси өлеш кертү һәм туган якны өйрәнүгә кызыксыну формалаштыру. Буыннар арасындагы бәйләнеш – ул өзелмәс бер җеп. Бу бәйләнешне сакларга кирәк. Китапханә – социаль тормышның һәм буыннарның мөһим звеносы булып тора.

Ямбай авылының 425 еллыгы һәм районыбызның 100 еллыгы уңаеннан «ВКонтакте» социаль челтәрендә Ямбай китапханәсе укучылары Алинә Шәрипова белән Регина Мөхәммәтьярова үрнәк алырдай хезмәт сөйгән якташларыбыз турында сөйлиләр. Аларның берсе – хезмәт ветераны, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Гөлүфәр Тимшанова.

Ул Ямбай авылында туып-үсеп, Чиләбе дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, 1984 елдан Ямбай авыл китапханәсендә эшләгән. Очрашуда ул үзенең тамырларын бохаралылар катламына каравын һәм 1690 елдан башланганын һәм әти-әнисе турында сөйләде. Шулай ук китапханәче булып эшләгән еллардагы җылы мизгелләрне, яраткан укучыларын һәм яраткан китапларын искә алды. Гөлүфәр Бари кызы оештырган барлык чаралар югары профессиональ дәрәҗәдә алып барылган. Аның укучылары ул оештырган әдәби кичәләрне, танып белү сәгатьләрен, үткәргән китапханә дәресләрен бүген дә искә төшерәләр. Ул мәдәният йортында уздырылган күп кенә авыл бәйрәмнәре һәм чараларның сөйкемле алып баручысы булды. Аның өлкә һәм район һөнәри осталык конкурсларында катнашып яулаган бүләкләре һәм дипломнары бик күп. 2004 елда китапханәче «Милли яңарыш» номинациясендә өлкә конкурсында катнашып 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә. 2008 елда Гөлүфәр Бари кызы район һөнәри осталык конкурсында җиңүче була. 2009 елда китапханә әхлакый матурлык дәресендә «Чүлмәктә ялтырап торган ут» район конкурсында 1 урынны яулый.

Авыл тарихында вакыйгалы китапханә эше: Рәшидә Ишимованың «Ямбай авылы тарихы. Автобиография» китабының презентациясе күрсәтелә, Якуб Зәнкиев, Булат Сөләйманов, Сәгыйт Сагитов иҗатлары буенча әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә. Гөлүфәр Бари кызы туган якны өйрәнүгә һәм татар әдәбиятына зур игътибар бирә, чөнки моны ул үсеп килүче буын өчен бик мөһим дип саный. Бүгенге тормышы белән дә ул канәгать – чәчәкләр үстерә, бакчасында эшли, китапханә һәм музейда уздырылган барлык чараларга да йөри.

Проектның чираттагы герое – Россиянең атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, элеккеге Ямбай балалар йорты директоры, хезмәт ветераны, «Россияночка» халык җыры һәм «Дуслык» хоры җырчысы Әнисә Усманова.

Проект герое үзенең чыгышын Бохарадан Ямбай тирмәләренә күченгән Сөләймән исемле бабасыннан башлап җибәрде. Әнисә Сәйдрәхим кызы үзен чын Бохара татары дип саный, Ямбай авылында туып-үсеп, биредә урта белем алган һәм лаеклы ялга киткәнче, 37 ел мәгариф өлкәсендә эшли. «Ямбай – минем оям», дип горурланып әйтә ул. Үз гомерендә өч төрле һөнәр ала. Тубыл педагогия училищесын тәмамлап, “тәрбияче” таныклыгына ия була. Аннары Тубыл педагогия институтының филология факультетында югары белем ала. Бераздан дефектолог һөнәрен үзләштереп Урал педагогия институтына укырга керә. 15 ел «Тополек» Ямбай балалар бакчасында эшли. Ләкин Әнисә Сәйдрәхим кызы өчен иң әһәмиятлесе 1983 ел була. Ул Ямбай балалар йорты директоры итеп билгеләнә. «Сизелмичә» 23 ел узып китә.

Бу еллар «әти-әниләрен» көтеп, гаилә җылысына сусаган тәрбияләнүчеләрнең телсез соравына җавап эзләү еллары булды. Тышкы үзгәрешләр бик тиз бара: кирәкле заманча җиһазлар, уен материаллары сатып алалар. Бу эштә балалар йортының башлыклары һәм попечительләр советы зур ярдәм күрсәтә. Берничә тапкыр балалар йорты яңа уку елына әзерлек буенча район һәм өлкә конкурсларында җиңүче дип таныла. Әнисә Сәйдрәхим кызы шулкадәр тәҗрибәле һәм үзсүзле җитәкче була, хезмәттәшләренең тырышлыкларын яңа мәгариф һәм тәрбия системасын булдыруга ышандыра һәм юнәлтә ала. Әнисә Сәйдрәхим кызы җитәкчелегендәге педагогик коллектив мөмкин булганның барысын да һәм мөмкин булмаганны да эшләгән.

Аларның йортында дус, бердәм, балаларны яратучы өлкәннәр коллективы барлыкка килгән, аларның һәркайсы ятимнәргә «әни»ләрен алыштырырга тырышкан һәм хәзерге көндә дә балалар тәрбиячеләрен рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Аларның күбесе педагогия училищесын һәм институтын тәмамлап укытучы, тәрбияче һөнәрен сайлаганнар. Ямбай балалар йорты күп кенә параметрлар буенча өлкәдә иң яхшысы булып санала. Тынгысыз һәм тәвәккәл характеры, тырышлыгы турында ул вакытта барлык газеталарда язалар, «Балалар йорты хуҗабикәсе» дип тә атыйлар. Ул ике баланың кайгыртучан әнисе, искиткеч оныкларының яраткан әбиләре һәм уңган хатын да.

Әлеге очрашуда катнашучылар районыбызны 100 еллык юбилее белән котладылар, яңа казанышлар, иртәге көнгә ышаныч, ә халкына – ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк теләделәр.

Гөлфара ГАРИПОВА,
Төмән районы, Ямбай авылы.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*