tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге һөнәр ияләре
Изге һөнәр ияләре

Изге һөнәр ияләре

5 октябрь -1994 елдан бирле 100дән артык илдә  Укы­тучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне укытучыларның белем бирү барышындагы ролен һәм хезмәтен, шулай ук җәмгыять үсешенә керткән өлешен билгелиләр.

Шушы һөнәр иясе төрле чорларда төрлечә аталса да – мөгаллим, остаз, укытучы һ.б., аның максаты бер – киләчәкне гыйлемле кешеләр белән баету.

Электән-элек укытучы һөнәре бәяләп бетерге­сез кирәкле, файдалы, җаваплы булган. Укытучы хезмәте, яшь буынга биргән белемнәре кешелек дөньясын алга этәрә, яңа ачышларга – прогресска илтә. Мөһим һөнәр ияләрен киләчәк дөньяга, тор­мышка ишекләрне ача торган ачкычларның хуҗасы дип билгеләргә мөмкин.

Сабыр, төпле фикерле, тәрбияле, әдәпле, га­дел…. Шушы һәм укытучыларга хас булган барлык сыйфатларны да үзләренә туплаган, Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче ирле-хатынлы Марат һәм Фаина Шиафетдиновлар (фото­да) тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буын­ны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, Чүмбәли мәктәбендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыкты. Мәгариф өлкәсендәге хезмәт стажлары – 46шар ел.

Профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан, бүгенге язмабыз нәкъ менә алар – бар гомерләрен укы­тучылыкка багышлаган, сайлаган һөнәрләренә хөрмәт, мәхәббәт икесенең дә канына сеңгән, бу юнәлештә зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг йөрәкле шәхесләр – Марат Таһирович һәм Фаина Никола­евна турында.

Мәктәп тарихы

Чүмбәли мәктәбе авылның нәкъ уртасында урнашкан һәм аның тарихы революциягә кадәрге ерак елларга барып тоташа. Бу чор­да авылда дүрт еллык мәхәллә мәктәбе булган. Ләкин вакыт үткән саен дөньялар, кешеләр, авыллар үзгәрә, колхозлар оеша, кыр-басуларга билгеле бер белем таләп иткән техника килә. Бөтен ил буенча мәҗбүри башлангыч белем бирү кертелә, мәктәп яшендәге барлык балалар парта артына утыра.

Белем алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара һәм 1934 елда авылда җиде еллык мәктәп ачыла, анда малайлар һәм кызлар аерым укый. Пе­дагогик коллектив 11 кешедән тора, директор итеп Фатех Ша­киров билгеләнә, укытучылар булып Зәйтүнә Эксанова, Моста­фа Шакиров, Абдулла Якубов, Хәмзә Нәҗметдинов, Мөхәммәт Мөхетдинов, Али Хәсәнов эшли. Коллектив яшь, күпчелеге читтән торып педагогия училищесында белем ала.

1952 елда ачылган урта мәктәп башта гади торак йортта урна­ша. Әмма авыл үскәннән үсә бара, класслар яңа укучылар белән тулылана, хәтта Рбишча белән Мәдәнә авылларыннан да бирегә белем алырга килүчеләр була.

Укучылар саны 300дән арт­кач, ерак авыл балалары өчен интернат төзелә. Мәктәп территориясендә бакча булды­рыла, анда укучылар укытучы­лары белән алма, кара җимеш, кура җиләге, чия үсентеләре утырта.

Уку өчен класслар җитмәү сәбәпле, җитәкчеләр тарафын­нан мәктәп өчен тагын бер бина төзү турында карар кабул ителә һәм 1963 елда сигез бүлмәле агач бина пәйда була. Ике катлы типовой мәктәп бинасы авылда 1970 елда калкып чыга.

Чүмбәли мәктәбе районда беренчеләрдән булып каби­нет системасына күчә. За­манча белем бирүнең барлык таләпләренә туры килгән бе­ренче тарих кабинеты белән Вәдүт ага Шиапов җитәкчелек итә, химия кабинетын Садия Абдрахманова, физиканыкын Фаина Шиафетдинова җитәкли. Мәктәп директоры булып озак еллар Сәфәт Абдрахман улы Абдрәхимов эшли.

1994 елдан агымдагы елга кадәр директор вазифасын Ма­рат Таһир улы Шиафетдинов башкара.

Тәҗрибәле белгеч

“Кая туган, шунда яраган” дигән халык әйтемен үзенә яшәү де­визы итеп алган Марат Таһир улының туган авылын ташлап китү уйлары башына да килми. Әле мәктәптә укыган чакта би­хисап спорт төрләрен үз иткән, алар белән актив шөгыльләнгән егет киләчәктә зур тренер булыр­га хыяллана, Смоленск дәүләт олимпия резервы училищесы студенты булырга өметләнеп йөри. Тик язмыш ничек язганны кем дә белми һәм еш кына ба­рысы да без теләгәнчә барып чыкмый. Төрле сәбәпләр буенча язма героебыз да яшьлек хыя­лына кул селтәп, Горький педа­гогия институтының география факультетына укырга керә. Бер елдан хәрби хезмәткә чакыру кәгазе ала һәм ике ел дәвамында Ватаныбыз каршындагы буры­чын танкчы буларак намус белән башкара.

Армиядән соң укуын дәвам итә һәм берүк вакытта җирле мәктәптә хезмәт юлын башлый.

– Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Бу һөнәрне сайлау – тынгысызлык, үз-үзенә һәм башкаларга искит­кеч таләпчән булу, көндәлек ты­рыш, эзлекле хезмәт юлын үз итү дигән сүз. Шуңа һөнәремне мин беренче көннән яраттым. Өстенә – туганым Зөһрә дә педагог. Ул күп еллар Мәдәнә мәктәбендә яшь буынга белем бирде, озак вакыт директор урынбасары ва­зифасын да башкарды.

1976 елның 15 ноябрендә туган авылым мәктәбенә эшкә урнаш­канда, биредә география укыту­чысы вакансиясе юк иде. Әмма ләкин балалар белән эшләү, аларга белем бирү теләге көчле булганга, мин хезмәт укытучы­сы булып кердем. Кече яшьтән спортны үз иткәнгә, бик теләп биш ел дәвамында физкульту­раны да укыттым, – дип сүз баш­лады Марат әфәнде мәгариф өлкәсендеге эшчәнлеге турында.

Беренче көннән эшен чын күңелдән яратып, бөтен беле­мен, энергиясен, көчен кызган­мыйча башкара ул. Тирән белем­ле, гел яңалыкка омтылучы яшь укытучы абыйларын балалар да бик тиз үз итә, аңа тартыла, дәрес темаларын яратып, игъти­бар белән тыңлый, укучыларның спорт белән кызыксынулары арта, нәтиҗәләр дә уңай якка үзгәрә бара. Билгеле, үтә тырыш, максатына ирешүчән белгечнең намуслы хезмәте мәктәп дирек­циясе тарафыннан да игъти­барсыз калмый һәм 1985 елның 5 мартында Марат Таһир улы директорның тәрбия буенча урынбасары итеп билгеләнә. Иң авыр, иң күп көч-энергия, са­бырлык, түземлек, акыллылык таләп итүче вазифаны да язма героебыз яратып башкара, көнне төнгә ялгап эшли, дәресләренә дә әзерләнә, докладлар да яза, планнар да төзи.

– Төрле елларда мәктәптә уку­чылар саны 500 гә кадәр күтәрелгән чаклар булды. Якын­ча биш дистә педагог хезмәт итте, күбесе зур тәҗрибәле, үз эшләренең чын осталары бул­ган белгечләр. Араларында мәгариф өлкәсендә берничә дистә ел эшләүче, югары исем йөртүче мөгаллимнәр дә бар иде. Билгеле, яшь егет буларак завуч вазифасында эшләү бик җиңелләрдән түгел иде, чөнки хезмәттәшләремнең һәркайсына аерым юл таба белү кирәк иде. Тик, шуңа да карамастан, алар мине беренче көннән бик җылы кабул итте һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торды. Ае­руча география укытучысы Нәбиулла Исхак улы Хайрет­диновны билгеләп үтәр идем. Аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, үзенең бар эшен якка куеп, ярдәм итә иде. Шулай ук хөрмәтле укытучым, класс җитәкчем Садия Абду­рахман кызы Абдрахманованың тәрбия бирү өлкәсендә акыллы киңәшләре һәрвакыт бик урынлы булды. Әинде ул вакытта мәктәп директоры булып эшләгән Сәфәт абый Абдрәхимовның ке­шелеклелеген, ярдәмчеллеген сүз белән әйтеп бетергесез. Нәкъ менә аның кебекләр ту­рында “зур хәрефтән җитәкче”, “укытучылар укытучысы” диләр. Аның урынбасары итеп мин 9 ел 5 ай һәм 20 көн эшләдем, – дип сөйләде Марат әфәнде.

1994 елда Сәфәт Абдрах­ман улы сәламәтлеге какшау сәбәпле, директор вазифасыннан үз теләге белән баш тарта һәм үз урынына Марат Таһир улы кан­дидатурасын тәкъдим итә.

Булдыклы җитәкче

Зур тәҗрибәле, эрудицияле, талантлы педагог мәктәп ди­ректоры вазифасында да сы­натмый. Яшь укытучыларга да, өлкән яшьтәгеләргә дә үрнәк булып тора, эш тәҗрибәсен алар белән теләп уртаклаша, аларга методик ярдәм күрсәтә. Аның кул астында иҗади эшли белүче, тәҗрибәле, сәләтле пе­дагоглардан торган яхшы кол­лектив туплана, ә булдыклы җитәкче аларга эшчәнлек өчен уңай психологик мохит тудыра. Аның җитәкчелегендәге мәктәп уку-укыту эшчәнлегендә югары темплар белән алга атлый, инно­вацион эшчәнлеккә нигезләнеп, педагогик процессның фәнни, ме­тодик дәрәҗәсен үстерүгә ирешә. Алга куелган мәсьәләләрне уңай хәл итеп, педагогик коллектив лаеклы кадрлар белән баетыла. Уку йортының материаль-техник базасы да яңартыла, спонсор­лар ярдәмендә мәктәп-бакча тирәсе яңа койма белән уратып алына, тәрәзәләре пластикка алмаштырыла, территориясендә балалар мәйданчыгы урнашты­рыла, спорт залына, ашханәгә капиталь ремонт ясала.

Өч дистә ел җитәкче булып эшләү дәверендә Марат Таһир улы югары дәрәҗәдә белемле белгеч, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә үзен инициативалы һәм җаваплы җитәкче итеп та­ныта, лидерлык сыйфатлары булган җитәкченең профес­сиональ әзерлеге һәм белеме, тәҗрибәсе куелган таләпләргә тәңгәл килә. Марат Таһир улы үз вазифасын төгәл итеп, җиренә җиткереп башкара, шуңа күрә дә коллективта, рай­он җитәчелеге һәм педагогла­ры, киң җәмәгатьчелек арасын­да олы хөрмәт казана.

Хезмәтенә югары бәя бире­леп, ул район хакимиятенең, өлкә мәгариф министрлыгының күпләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнгән һәм лаеклы рәвештә “Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең хөрмәтле хезмәткәре” дигән мактаулы исемне йөртә.

– Марат абый укытучы була­рак та, җитәкче буларак та бик сәләтле, таләпчән, төгәл кеше. Коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Ул олыларны – олы, кечеләрне кече итә белә, өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм ихти­рамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын педагог һәм җитәкче.

Марат Таһирович безнең Ленин, дөрес һәм туры юлга өндәүчебез. Аның һәр нәрсәне алдан күзаллавы, акыллы фикерләре, аралашучанлыгы, оеш­тыру сәләте һәм чын йөрәктән авылыбыз, мәктәбебез өчен янып йөрүләре күп тапкыр уку йортыбызны ябылудан саклап кала алды.

Билгеле, авылларда балалар саны кискен кимү сәбәпле, әле 2010 елда районнан мәктәпне ликвидацияләү турында доку­мент алдык. Марат абый моны ничек тә булдырмас өчен төрле ысуллар эзли башлады, чөнки мәктәп ябылса, авыл бетә дия иде һәрвакыт. Мәктәп бинасына балалар бакчасын, соңрак клуб, китапханә, ФАПны күчерү дә нәкъ менә авылда мәктәпне саклап калу инициативасы белән башкарылган эш, – дип уртаклашты агымдагы уку елыннан Уразавыл урта мәктәбе филиа­лы булып калган Чүмбәли баш­лангыч мәктәбе мөдире Гөлнара ханым Хәсәнова.

Икесе бер урында

Хезмәттә үзен бары тик уңай як­тан күрсәткән Марат Таһир улы гаиләсендә үрнәк әти һәм яхшы тормыш иптәше. Аның педаго­гик эшчәнлеген хуплап, һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше Фаина Николаевна шулай ук бар гомерен Чүмбәли балаларына белем бирүгә багышлаган.

Ул үзе чыгышы белән Арзамас районыннан. Педагогия институ­тын тәмамлап, 1977 елда юлла­ма буенча Чүмбәлигә эшкә килә һәм Марат әфәнде белән бер- берсен ошатып, 1978 елда гаилә коралар, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Альбина да, Альберт та бүген гаиләле, икесе дә югары белем алып, тормышта үз юлла­рын тапкан, яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнәләр, әти- әниләренә биш онык бүләк иткәннәр.

– Укытучы белән укытучы ка­вышкан гаиләләр аеруча нык була диләр, Ходайга шөкер, үзебезнең нәсел моңа үрнәк. Балаларга да ике яклап – әти һәм әни тарафыннан бертөрле тәрбия бирелә. Икебез дә укы­тучы булгач, ирем минем хәлне аңлый, ә мин аныкын. Мәктәптә эшләү дәверендә педагог була­рак һәрдаим иремнең ярдәмен тоеп яшәдем. Икебез дә бер урында эшләүнең уңай яклары барыбер күбрәк дип уйлыйм, – ди Фаина Николаевна.

Котлау сүзе

Форсатттан файдаланып, Марат Таһирович һәм Фаина Никола­евнаны, алар йөзендә үсеп килүче буынга белем-тәрбия бирүче, бүген лаеклы ялда булган һәркемне авыр һәм катлаулы, әмма йөрәккә май булып ята торган һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Эшегездә, гаиләгездә шатлык-бәхет булуын, укыткан балаларыгызга, һөнәрегезгә, шул ук вакытта туган телебезгә тугры булып калуыгызны тели­без! Саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, укучы балаларыгыз һәм аларның әти-әниләренең рәхмәтләрен тоеп эшләргә һәм яшәргә язсын һәммәгезгә!

Румия ХАМЗИНА

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*